ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

26 ноябрьдә Казанда "Дуслар әйлән-бәйләне" исемле Александр Хөсәенов исемендәге халык биюләренең XVI Төбәк ачык фестивале булды.

26 ноябрьдә Казанда "Пропилеи искусства" исемле II Ачык Халыкара сәнгати иҗат күргәзмә-бәйгесе узды.


29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

29 ноябрь  көнне Россиядә яңа төрле хәйрия көне старт алды. Ул- “Юмарт сишәмбе” иҗтимагый инициативасы дип атала.

29 ноябрьдә Иске Иябаш авыл клубында «Гаилә һәм мәктәп» журналының Бөтенроссия күләмендәге проекты “Күркәм гаилә-2016” бәйгесенең район этабы булып узды. Фәсхиевлар (Курса Почмак), Хәйруллиннар(Ашабаш), Хәкимовлар (Ташкичү), Шәрәфетдиновлар (Яңа Кырлай) гаиләләре конкурста иң күркәм гаилә булып танылу өчен көрәш алып бардылар.

28 ноябрь Яңа Кенәр интернат–мәктәбендә “Мөмкинлекләр чикле, сәләтләр чиксез” дигән инвалидлар иҗаты бәйгесенең сайлау туры узды


26
ноябрь, 2016 ел
шимбә

2016 ичы елның 26 нчы ноябрендә Арча районында Республика интерактив укыту  тренингы булып узды.

Тренингта катнашучыларны Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының урынбасары Абдреева Юлия Ивановна  сәламләде.


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

Арча “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү  үзәгендә атна дәвамында әниләр көненә багышлап түбәндәге чаралар үткәрелде : “Әниемнең рәсеме” балалар әниләренең рәсемен ясап, әниләренә матур теләкләрен яздылар, “Колобок” әкиятен яңача үзгәртеп баларның  узләрен уеннарда катнаштырып куйдылар.

Халыкара  Әниләр көне алдыннан Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең  социаль  эш буенча белгечләр  яңа туган баласы булган  күп балалалы гаиләләрнең өйләрендә булдылар.

Арча “Мәрхәмәтлелек үзәге” социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре әниләр коненә багышланган ”Әле дә син бар,Әни,доньяда” дип исемлэнгэн  зур эчтәлекле концерт- тамаша күрсәтелде олкәннәребезгә.

Әле кайчан гына бөтен республикага нәселле терлекләр сатып дан тоткан Божа фермасы соңгы вакытта үлеп–бетеп бара иде. Бу баруда андагы уңай үзгәрешләрне күреп сөенеп кайттык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International