30 августтан Россия тимер юлларының Казан участогында “Сак булыгыз, поезд!” операциясе башланды. Аның кысаларында тимер юл вокзалларында, станцияләрдә, платформаларда күзәтүсез калган тәртипсез яшүсмерләрне барлау, профилактик рейдлар уздыру каралган. Яңа уку елы башлангач, хәвеф-хәтәр дә булырга мөмкин.
Август ае да сизелмичә үтеп китте, шул арада сентябрьнең да яртысы җитте. Тик кемгә сизелмичә, ә кемгә ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе хезмәткәрләре җиткергән мәгълүматларга караганда, шактый эз калдырып.
Илдәге икътисадый кризис шартларында Татарстан икътисадның тотрыклылыгы һәм динамикалы үсеш үрнәге күрсәтә. Россиядәге катлаулы шартларга карамастан, Татарстан “Стратегия–2030” белән билгеләнгән максатларга — глобаль көндәшлеккә сәләтле төбәк икәнен раслап килә. 2030 стратегиясе өстенлекләрне, алдагы елларга үсеш юнәлешләрен һәм үсешнең перспективалы нокталарын билгеләде.
Моннан берничә ел элек Арчада биш территориаль җәмәгать үзидарәсе (ТҖҮ) оешты. Бүген сүзебез бишнең берсе — “Үзәк” үзидарәсе хакында булыр.
Арча Мәдәният йортына Арча, Лаеш, Балык Бистәсе, Әтнә, Биектау районнарыннан үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар җыелды. Биредә “Балкыш” республика фестиваленең икенче сайлап алу туры үтте.
“Бала аң эшчәнлегенә һәм тирән фикерләү сәләтенә ия булсын өчен, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк: ул йөгерсен, сикерсен, көч түксен — һәрвакыт хәрәкәттә булсын”, — дигән Жан Жак Руссо. Сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре кечкенәдән гаиләдә һәм мәктәптә үзләштерелергә тиеш.
Татарстан Диния нәзарәтенә караган 1300дән артык мәхәллә һәм шәхсән үз исемемнән, кадерле дин кардәшләрем, сезне бөек бәйрәм — Корбан бәйрәме белән тәбриклим, бәхет–сәгадәт телим! Күңелләрегездә иман нуры бервакытта да сүнмәсен, үзегезгә һәм йортыгызда тынычлык насыйп булсын!
10 сентябрьдә Арча шәһәрендә Җиңү паркы янындагы мәйданда районның авыл хуҗалыгы оешмалары ярминкә үткәрә
Бакчаларыгызда үскән зур яшелчәләрнең, төгәлрәге, кабак, кишер, бәрәңге, чөгендер, ташкабакларның фотосүрәтләрен безгә юллагыз. Искәрмә, яшелчәләрне үлчәп (килограммын, сантиметрын), үзегез дә шуның янәшәсендә төшкән фотолар гына кабул ителә.
2016 елның 8 аенда район судында велосипед урлауга бәйле берничә эш каралды.