3 августта район Иҗтимагый советының эшче төркеме совет рәисе Ринат Һидиятов җиткәчелегендә Наласа авыл җирлегендә социаль мәсьәләләрне хәл итүнең торышын өйрәнде.
Арчада өстәмә су чыганагы булдырылды. Крахмал заводы астындагы чишмә суы үзәк су системасына кушылды.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы 3 августтан 12 августка кадәр мәгариф учреждениеләрен, махсус мәгариф оешмаларын, балалар бакчаларын, урта һөнәри белем бирү уку йортларын яңа 2016–2017 уку елына иң яхшы әзерләүгә республика смотр–бәйгесе игълан иткән иде.
Арчада яшәүче Исламия Гарипованы 70 яшьлек юбилее белән котларга туган ягы Мари Иленең Пыяла заводы бистәсеннән башлангыч сыйныфта бергә укыган дус кызлары Равилә белән Лидия килгән иде.
Иске Ашытта яшәүче Ләлә Абдуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина килде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды.
“Игенче” ширкәтеннән Нияз Йосыпҗанов “Класс Тукано” комбайны белән 10729 центнер ашлык суктырды.
6 августта 18 сәгатьтә Арча шәһәренең Үзәк стадионында VII Бөтендөнья татар яшьләре корылтае делегатлары катнашында бәйрәм чарасы уза.
Утырышта район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Мулләхмәт Әскәров чыгыш ясады. Ул районда хезмәтне саклау буенча уздырыла торган чаралар турында сөйләде.
Кукмара районында сыерларны машина белән саву осталары конкурсында “Ак барс” агрокомплексы” сыер савучысы Гөлфия Шәрәфетдинова уңышлы чыгыш ясап ял йортына юллама белән бүләкләнде.
Россия Үзәк банкы әлеге уңайдан конкурс игълан иткән иде. Яңа акчаларда Татарстан башкаласы, аның тарихи һәйкәлләре дә урын алырга мөмкин