Бүген район балалар бакчаларында 1 сыйныфка барасы балаларның чыгарылыш кичәләре башланды. Быел бакчалардан 1нче сыйныфка 370ләп бала килә.
Шәмәрдән радиотелеүзәгендә ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, 30, 31 майда, 1 һәм 2 июньдә 9.15 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр, җиһазлары әлеге үзәктә урнашкан барлык телерадиокомпанияләрнең тапшырулары булмый.
13 майда хәрби хезмәткә алу башланды. Алдагы көнне хәрби хезмәткә китәсе 16 егет (шуларның 13е Арча районыннан) Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлегендә очрашты.
19 яшьлек көллият укучысы мәчеттән акча урлаган өчен хөкем ителде.
Тизлекне арттырган өчен – 371, тиешсез урында каршы як полосага узарга чыкканга – 6, балаларны махсус җайланмасыз йөрткәнгә 12 беркетмә төзелгән. Бәйрәм көннәре исерек килеш руль артына утыручыларга да “бай” булган. 15 көн эчендә тоткарланган 13 исерек машина йөртүченең күбесе бәйрәм көннәренә туры килә
22 майда Россия Федерациясенең җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына “Бердәм Россия” сәяси партиясеннән депутатлыкка кандидатларга алдан тавыш бирү үткәрелә.
Ул Арчада урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар йортында булып, андагы яшәеш белән танышты, өлкәннәр белән аралашты.
Арчаның 3нче башлангыч мәктәбе-балалар бакчасында “Йолдызчык–2016” дип исемләнгән үзешчән сәнгать смотры узды.
Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова “Иң яхшы мәктәп директоры” исемле Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында җиңү яулады.
Авыр чакта ярдәм кулы сузучылар андый чакта иң шәфкатьлеләр кебек тоела. Югары Бирәзә авылы фельдшеры Вәсилә Шакирова да Арчада яшәүче Рәшидә Сабирҗанова өчен шундый кеше.