ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

“Татпотребсоюз” идарәсе халыкны яшелчә үстерүгә киңрәк тарту максатында бушка орлыклар белән тәэмин итә. Безнең районга быел 2 тонна утырту суганы, 8 килограмм кишер, 20 килограмм чөгендер орлыклары кайтарылды

19 апрельдән 10 майга кадәр документлар кабул ителә. Белешмәләр өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлегенә мөрәҗәгать итәргә.

Яз җитүгә янгыннар ешая. Шушы уңайдан киңәшмәдә районда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бурычлар билгеләнде.

Авыл җирлекләре башлыкларына урыннарда халыкка аңлату эшләре алып бару, аеруча социаль яктан имин булмаган гаиләләргә игътибарны арттыру таләбе куелды.

Арча шәһәрендәге предприятие, оешмалар үз территорияләрен тәртипкә китерде. Уку йортлары бик актив эшләде. Педагогика көллияте, Арча агросәнәгать көллияте филиалы, азык комбинаты, газ куллану хезмәте оешмасы һ. б. коллективлар тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.

16 апрельдә Йошкар-Олада бию ижатының "Шома бас" I Халыкара фестиваль-конкурсы булып узды. Конкурста Саба районы, Волжск, Мари Иле Республикасы бию коллективлары көч сынашты

Без барыбыз да беләбез,  мультфильм балалар өчен үзенчәлекле күңел ачу чарасы.  Мультфильмнар   балаларда фантазияләү, уйлау, фикерләү һәм сүзлек запасын арттыра.


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

18 апрельдә Ашытбаш авыл мәдәният йортында  “Дуслык дәресе” узды. Дәрес барышында дуслык турында  презентация карадылар. Изге гамәлләрне күбрәк кылу мөмкинлеге турында сөйләштеләр.

18 апрельдә – Иске Кишет авыл клубында, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык күпере урнаштыру максатыннан, балалар белән "Дуслык күпере" дигән чара уздырылды.

   Билгеле булганча, Татарстанда «"Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" #МэрхэмэтлеТатарстан»  атналыгы бара. Шушы атналык кысаларында 18 апрельдә Шурабаш төп гомумбелем мәктәбендә Шурабаш авыл мәдәният йорты һәм Шура авыл клубы белән берлектә  8-9 сыйныфлар  арасында ГТО нормалаларын тапшыру көне уздырылды. Укучылар ГТО нормаларын тапшыруны бик теләп башкардылар. Барсы да  ГТО нормативларын төгәл үтәделәр.

17 апрельдә -  "Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Яңасала авыл   мәдәният йорты китапханә белән берлектә  “Без сәламәт, кушылыгыз!” – дигән чара уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International