“Көнбатыш” территориаль җәмәгатьчелек үзәгенең (җитәкчесе Ирек Минзин) бәйрәме 8 мартка туры китереп әзерләнгән иде. Ул олы юл буенда “Айракс” кибете артындагы мәйданда булды. Халык шактый җыелды.
Арчаның бишенче гимназиясендә район күләмендә үткәрелә торган “Аҗаган” хәрби–патриотик уенның финал ярышы булды.
7 мартта Арча Боз сараенда Арча хоккей лигасында зоналарда җиңгән командалар хоккей буенча район башлыгы кубогы өчен уйнадылар.
Быел гына да районда волейбол ярышлары 5–6 тапкыр үткәндер. Әле менә үткән шимбәдә генә волейболчылар Яңа Кенәр мәктәбе спорт залына җыелды.
Арчага байкерлар кайта. 15 мотоцикл, 400ләп кеше килер дип көтелә. Башта сәгать 12дә Арча Мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта байк-шоу оештырыла. Анда төрле еллардагы мотоцикллар белән танышып булачак
Алабугада “Татарстан яшьләре” газетасы призына милли көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Анда Арча районы командасы да катнашты һәм 41 команда арасында 8 урынны алды
12 мартта Кысна буасында балык тотучылар ярышы була
Яшьләрне авылда калдыру, укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү мәсьәләләренә авылларда әле кеше күп булган совет заманында да зур игътибар бирелә иде.
Арча районы прокуратурасы мәгариф турындагы һәм укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында террорга каршы тору турындагы законнар таләпләренең үтәлешен тикшерде.
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 4 мартта Айван авылында яшәүче Әсмабикә Гатауллинаны, Арча шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Госман Габдрахмановны 90 яшьлек юбилейлары белән котлады. Аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.