27 нче февраль көнне Чебоксар шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында бочче ярышлары булып узды. Әлеге ярышларга Татарстаннан Яшел Үзән һәм Арча шәһәрләреннән спортсменнар чакырулы иде. Арча командасының ярышларда катнашуы куптән түгел оештырылган бочче уеннары Федерциясе рәисе Локманов Әгъләм Тәвис улы ярдәме белән тормышка ашты.
14 февраль көнне Казан шәһәренең “Ак Барс” яшьләр үзәгендә “Виват Казан”! балалар, яшьусмерләр, яшьләр, өлкәннәр иҗади колллективлары һәм башкаручылары арасында 42 нче халыкара фестиваль-конкурсы уздырылды
Узган ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Татарстанда “Бердәм Россия” партиясенең “Безнең кадерле ветеран” проекты старт алган иде.
Үткән шимбәдә район авыл җирлекләре башлыклары Арча электр челтәре оешмасына җыелды. Сакчыл производство системасына багышланган семинарда район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.
2016 елның 26 февралендәге 198 номерлы Арча муниципаль районы башкарма комитеты карары нигезендә 935нче номерлы сайлау участогы турындагы мәгълүматка түбәндәге үзгәрешләр керде
6 мартта Көнбатыш урамында “Западный” кибете янында “Халык көче таш яра” исемле урам бәйрәме була. Башлана 13 сәгатьтә. Рәхим итегез! 0+
7 мартта Арча Мәдәният йортында “Төп йорт килене – 2016” бәйгесенең йомгаклау тамашасы була. Башлана кичке сәгать 7дә. 6+
Районның Иҗтимагый совет утырышында гаилә һәм бала хокукларын яклауда дәүләт, җәмәгать оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чараларының роле турында мәсьәлә каралды.
25 февральдә хуҗалыклар җитәкчеләре һәм баш икътисадчылар катнашында үткән җыелышта хуҗалыкларның 2015 елдагы эшчәнлегенә анализ ясалды, 2016 елга үсеш перспективалары билгеләнде.
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 26 февральдә Арчада яшәүче Бари Муллагалиевны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.