ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2016 ел
җомга

Районнар, шәһәрләр арасында Яңа елны уздыру буенча төрле номинациядә бәйге игълан ителгән иде. Җиңүчеләр арасында безнең район да бар. Арчаның үзәк чыршысы республикада икенче урынны яулады.

2015 елда мәдәният учреждениеләре арасында мәдәният эшен оештыру буенча республика бәйгесендә Арча мәдәният идарәсе икенче урынны яулап, 300 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Бу акча матди-техник базаны ныгыту өчен кулланылачак.

11 февральдә Россия Монополиягә каршы Федераль хезмәтенең Татарстан Идарәсе Арча муниципаль районында эшмәкәрләр һәм гражданнар белән очрашулар үткәрә, җәмәгатьчелекне кабул итә.

Казанда үткән шимбә көнне уздырылган видеокиңәшмәдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин 2016 елны Онкология авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итте.

3 февральдә Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәткәрләрнең, муниципаль вазыйфаларны башкаручыларның хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәве һәм мәнфәгатьләр низагын көйләү буенча комиссия утырышы узды.

“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе үзәк китапханә белән берлектә китап сөючеләр арасында “Яшьлек елларым китабы” исемле бәйге игълан итә. 1 февральдән 30 сентябрьгә кадәр яшь вакытта укып, күңелегезгә уелып калган китабыгыз турында әдәби тел белән язылган хатирәләрегезне (китапның авторын, исемен күрсәтеп) үзәк китапханәгә яки электрон адреска җибәрә аласыз

“Казан арты” тарих–этнография музее хезмәткәрләре 3 февраль көнне Казан шәһәренә сәяхәт кылдылар.

2015 елда Арча районында 311 җинаять теркәлде, 2014 елда 202 иде, үсеш 54 процент. Былтыр җинаятьләрнең 75,3 проценты ачылды (2014 елда 79,6 процент).

Якташыбыз, шагыйрь, журналист, галим, педагог Хәнәфи Бәдигыйга 75 яшь тулды. Шул уңайдан Арча үзәк китапханәсе “Казан арты” тарих–этнография музее белән берлектә “Әдәби кунакханә”дә юбилей кичәсе оештырды. “Туган як тургае” дип аталган бу кичәдә китапханәнең актив укучылары, “Каурый каләм” әдәби–иҗат берләшмәсенең һәвәскәр шагыйрьләре, студентлар катнашты.


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 29 гыйнварендә Казан шәһәрендә 14 музыка мәктәбендэ “ Жиганов — VIVO” I Республикуләм фестиваль- конкурсы булып узды. Конкурс ике номинация буенча узды: аерым башкару,ансамбль белән инструменталь башкару. Конкурста Арча балалар сәнгать мәктәбеннән фортепиано бүлегеннән узләренең укучылары белән 4 укытучы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International