ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2015 ел
җомга
21 сентябрьдә өченче чакырылыш Арча район Советының чираттагы беренче утырышында депутатлар Илшат Габделфәрт улы Нуриевны район башлыгы итеп сайладылар.
1, 10 октябрьдә сәгать 11дә район Мәдәният йортында Арча халык театры спектакльләре куела.
25 сентябрьдә 8дән 16 сәгатькә кадәр “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (социаль яклау бүлеге, 11 бүлмә) адвокатлар, нотариуслар, прокуратура хезмәткәрләре бушлай консультация уздыра. Язылу өчен тел.: 3-18-08.
27 сентябрьдә Арча шәһәре стадионында “Татарстан кроссы – 2015” ярышлары була. Сәгать 10да башлана.
Ветераннар декадасы алдыннан “Кайнар линия” эшли, сорауларыгыз белән 3–13–33, 3–23–30, 3–28–45 телефоннары буенча шалтырата аласыз.
15 августтан 15 сентябрьгә кадәр үткәрелгән “Игътибар – балалар!” профилактик чарасына нәтиҗә ясалган
Газиз Пошалымы турында җырлар башкарып сагынып–саргаеп яшәмәве белән бәхетле Рөстәм. Чөнки җырчының күп вакыты авылда уза. Авылда аның гаиләсен, оныкларын сагынып көтеп торучы газиз кешесе — әнисе Разия апа гомер итә. 85 яше белән баручы ана, үз аякларында йөри, кош–корт асрап, улының Татарстанга гына түгел, дөнья буйлап сибелгән татар халкына моңнарын бүләк итүенә куанып яши. Ә җырчы, туган ягына һәрвакыт үзгә дәрт белән кайтып, көч җыеп китәм, ди.
Хөрмәтле райондашлар! Аллаһының ярдәме белән шәһәребезнең Көнчыгыш бистәсендә халык акчасына бик матур яңа мәчет төзелеп килә.

21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Арча районында гомуми белем учреждениеләренең 7–10 сыйныф укучылары арасында “Киләчәккә юллама” (“Билет в будущее”) дип аталган иншалар бәйгесенең беренче этабы старт алды.
18 сентябрьда Арча шәһәренең Г. Ахунов урамында уздырылган “Әдәби мәйдан” Татарстанның халык язучысы, танылган әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахуновның 90 еллыгына багышланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International