Алар кечкенәдән көрәшә. Әнә, Ашытбаштан 8 сыйныф укучысы Рүзәл Фәйзрахманов көндәшен секундлар эчендә келәмгә салды. Көрәшне алып баручы тренер Фәнис Зарипов: “Чиста җиңү!” – дип бәяләде.
Алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыгучылар саны арта гына бара.
Кызганыч, газетаның һәр номерында бу хакта мәгълүмат басыла, суд карары бирелә. Бу җомга саны да искәрмә түгел. 29 мартта булган җәмәгать суды тагын ике кешене Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә административ хокук бозуда гаепле дип тапты.
Арча укучылар Сараенда «Шахмат буыннарны берләштерә» дигән исем астында беренче тапкыр шахмат турниры булды. Анда балалар һәм ветераннар очрашты. Иң кечкенә шахматчыга 8 яшь, иң өлкәненә 85 яшь. Ярышларда 9 укучы һәм 10 ветеран катнашты, алар арасында Сагдеев И. А., Хәлилов М. М., Фатыйхов К. Ш., Фаттахов Г. Г., Лотфуллин.М.Л., Яруллин Р. Н., Ногманов М. А., Шамеев Я. З., Бакиров Б. К., Әминова Р. Ф. Турнир нәтиҗәләре буенча ветераннар арасында 1 урынны Хәлилов М.М., 2 урынны – Лотфуллин М. Л., 3 урынны – Фәттахов Г. Г. алды, балалар арасында 1 урынны - Гатин Алмаз, 2 урынны Заһидуллин Инсаф, 3 урынны Галиев Илназ алды.
Халык ышанычын яклап хезмәт итүдән дә мактаулы һәм авыр һөнәр юк! Безгә җәмгыять алдында зур җаваплылык йөкләнгән: җирле үзидарә үсеше һәм илебезнең киләчәге безнең һөнәри, шәхси, әхлакый сыйфатларыбызга, сайлаган хезмәтебезгә, дөрес карарлар кабул итә белүебезгә бәйләнгән.
Медиафорум 2022 елның 9 апреленнән 29 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Медиафорум программасында ПТС, ТВ, социаль челтәрләр һ. б. юнәлешләр буенча эш алып барыла. Медиафорум беренче тапкыр "Янтарный"балалар лагеренда уза. Сменада Россиянең 36 төбәгеннән 170 яшь журналист һәм 12 медиавожатый, аларны яшь журналистлар лигасы конкурс буенча җыйды. Форумда Татарстан республикасыннан Арча « Нур» балалар телестудиясе журналисты Айгөл Фәттахова катнаша
Иң беренче итеп Кулибинның кем икәнлеге белән танышып китик әле. Чөнки бу сүз шактый еш кулланыла, авылларда булганда да ара-тирә: “Безнең үз Кулибиныбыз бар”, – дип куялар.
Кеше китә, җыры кала, диләр. Менә арабыздан Сабиров Ибраһим Зөфәр улы да китеп барды.
Чын-чынлап киң кырлы талант иясе булган шәхес иде ул. Редакциягә кергәли, тормыштан алынган мәзәкләрен сөйләп аяктан егып чыгып китәр иде.
Курса-Почмак мәктәбе укучылары табигатьтә булырга яраталар. Каникул вакытларында жәен болында, су буенда, урманда булалар. Дару үләннәре җыялар.
Көзен кошлар өчен дип, миләш, балан җыеп киптерделәр. Кыш көне салкыннарда кошларга шул миләшләрне ашаттылар. Бигрәк тә башлангыч класс укучылары һәм укытучылары актив булдылар.
Әлеге кечкенә генә коллектив гаять кирәкле, зур эшләр башкара.
Әлеге зур мәгънәгә ия булган сүзләрне безгә борынгылар әйтеп калдырган, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан филиалы район бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин. – Игенчелек белән шөгыльләнүче кешеләр әйбәт орлык чәчкәндә генә уңышның мулрак буласын яхшы белгән.
Бүгенге яшь буын арасында үзләрен күрсәтә белүче, креатив һәм уникаль егет-кызлар артканнан-арта бара. Андыйлар кул кушырып утырырга яратмый, гел эзләнүдә һәм һәрвакыт яңалыкка омтыла.