Бөтенроссия халык санын алу агымдагы елның 15 октябреннән башланды һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Утар Атыда яшәүче 86 яшьлек Гөлара апа Сөләйманова 100 мең сум акча биреп, җәяүлеләр өчен күпер эшләткән.
Арчалар Санкт-Петербургка “Дөнья Кубогы” ярышына киткән, дигән хәбәр көне-сәгате белән таралды. Дөнья Кубогы! Арчада шундый дәрәҗәле ярышта катнашырлык спортчылар бармы? Кемнәр алар? Тренерлары кем?
Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм! Бу бәйрәмнәрнең һәркайсы безнең һәрберебез өчен мөһим, чөнки алар илебез һәм республикабыз тарихын искә алу, бердәмлек символы булып тора, милли татулык һәм уртак максатларга ирешүдә бербөтен идеяне чагылдыра.
Арча муниципаль районында яшь гаиләләргә торак мәсьәләсендә ярдәм итү дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
"Арча муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашучы яшь гаиләләргә торак бәясенең 35% ына кадәр түләүсез субсидия бирелә
Олылар гына түгел, балалар да авырый. Салкын тиеп кенә түгел, коронавирус белән дә.
Хәлне ачыклар өчен район үзәк хастаханәсенең балалар консультациясенә бардык. Район педиатры Алсу Кузнецова белән сөйләштек.
Арча районында халык санын алу кампаниясен 16 махсус участок алып бара. Аларда барлыгы 112 хезмәткәр эшли.
Җанисәпнең ничек барганлыгы белән кызыксынып, Арча шәһәрендә урнашкан күпфункцияле үзәккә бардык.
Безнең “Арча” радиосы хезмәткәрләре архивны барлаганда шушы җырга тап булалар. Билгеле, җыр таныш, барыннан да элек башкаручысы шаккатыра: гаҗәеп моң, бәгырьләреңне айкый торган аһәң.
Казанда икенче тапкыр мәшһүр җырчы Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-бәйге узды.
Югары дәрәҗәдә әзерлекле, зәвыклы конкурсантларны җыйган әлеге бәйгедә безнекеләр дә катнашты.
Кече Төрнәле авылында гомер итүче Розалин Фәттаховага 90 яшь тулды.
Көзнең кышка авышкан көнендә туса да, күңеле тирә-якка җылылык бөркеп, яз хасил итеп яши Розалин апаның: 4 баласының газиз кешесе, 8 оныгы һәм 4 оныкчыгының яраткан әбиләре бит ул! Дүртенче оныкчык дәү әбисенең юбилеена бүләк булып шушы көннәрдә генә дөньяга аваз салган.