Түбән Курса авылында бер хуҗалыктан төнлә абзар ишеген ватып сыер урлаулары турындагы хәбәр сискәндереп җибәрде. Узган гасырның туксанынчы елларыннан бирле андый хәлләр турында ишеткән юк иде. Дөрес, аркандагы малларны алгалап киткәләделәр. Монысы икенчерәк нәрсә, ишекне каерып керү түгел, дигәнем.
Әлеге гадәттән тыш хәл турындагы хәбәрне ишетүгә газетабызның сайтына урнаштырдык. Сыерның тиз арада табылуына бәлки бу да ярдәм иткәндер. Иртән узып баручы балыкчылар тимер юл буендагы агачлыкта бәйләнгән сыер күреп алалар. Кемдер алдына кукуруз да салып куйган, диләр. Малкайны машинага салып алып килгән булырга тиешләр. Салганда, төшергәндә аяклары сыдырылган.
Арча районында федераль сайлау округы буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда 94,38 процент кеше катнашты.
Партияләр
Бердәм Россия – 88,65%
КПРФ – 5,15%
ЛДПР – 1,10%
Калган партияләр 1 проценттан кимрәк тавыш җыйды.
27нче номерлы Мәскәү сайлау округы буенча
Гыйльметдинов Илдар Ирекович – 79,39%
Садыйков Роберт Гарипович – 6,53%
Әхмәдуллин Рәнис Илдарович – 5,26%
Риянов Рөстәм Валентинович – 3,24%
Федоров Станислав Владимирович – 1,80%
Зайцева Эльвира Альбертовна – 1,03%
14 сентябрь көнне Арча районы территориясендә киң масштаблы “Тоннель” профилактик чара үткәрелде.
Аның барышында исерек килеш руль артына утырган, бер тапкыр исерек килеш эләгеп, машина йөртү хокукын биргән таныклыгын алдырган килеш юлга чыгып яңадан исерек хәлдә тотылган, шулай ук исерек хәлдә машина белән идарә иткән өчен машина йөртү таныклыгын алдырып та транспорт чарасы белән идарә иткән кешеләр барланды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2021 елның 1 октябрендә 11: 00 сәгатьтән 12: 30 сәгатькә кадәр видеоконференцэлемтә режимында халыкка Өлкәннәр көненә багышланган түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Тулырак мәгълүматны 8 (843) 663 -10-44 телефон номерына шалтыратып яки сорауларыгызны Leysan.Sagitova@tatar.ru электрон почта адресына җибәререп алырга мөмкин.
Яңа Кырлайда үтә торган “Ат көне” бәйрәменә ел да яңалыклар кертми калмыйлар.
Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров шалтыратты: “Бәрәңге алабыз, уңышка исләрең китәрлек, “Удача” сорты бигрәк уңган!” – ди.
Хатын-кызларның машина руле артына утырулары әле кайчан гына шаккатыргыч вакыйга булып кабул ителә иде. Хәнифә Мостафина, Нуридә Миннуллина тарихка районның беренче хатын-кыз шоферлары булып кереп калдылар. Ә бүген урамдагы машиналар ташкынына күз салыгыз – һәр өч машинаның икесендә руль артында хатын-кыз булыр.
Чираттагы ялдан эшкә чыккач, башкалар ничек ял итте икән, дигән сорау белән кызыксындым.
Иң беренче эш итеп район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов белән сөйләштек.
Арча станциясендә яшәүче Рәфига һәм Фердинат Хәбреевлар кызыл якут туйларын билгеләп үттеләр.
Кырык ел тигезлектә яшәгән бу гаиләне котларга район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина, район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина һәм районның иң актив хатын-кызларының берсе Сәгыйдә Гаязова килде.
Арча Мәдәният йортында республикакүләм “Аулак өй – баттл” проекты туры булып узды.
Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Бөтендөнья Татар конгрессы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә оештырылды. Проект авторы – “Аулак өй – баттл”ның хуҗабикәсе, “Үз өем” электрон журналы мөхәррире Сәрия Закирова һәм аның “Кызлар җыры” төркемендәге дус шагыйрәләре.