Наласа авылында яшәүче Рамил Мөхетдинов “Блогер. Татар” бәйгесендә җиңеп грантка ия булды.
Рамил Рафис улын бүген бөтен дөньядагы татарлар белә. Читтә яшәүче якташлары аңа бигрәк тә рәхмәтле. Наласаны моңарчы җыр аша белсәләр, Рамил Мөхетдинов Интернет челтәре аша авылдагы һәр яңалыкны, мөһим вакыйгаларны фоторәсемнәр белән урнаштырып бара. Ә бит бу аның мавыккан шөгыле генә.
Яңа Кырлайда булып үткән Ат көнендә көрәшче малайлар бәйрәмгә кунак кына булып килмәде, алар көрәште.
Дамир Нуриәхмәтовның иҗат кичәсендә шуңа шөкер итеп утырдым, Арчаның үзенең тынгысыз кешеләре бар.
Арчада район Советының чираттагы утырышы узды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.
Утырышта барысы унбер мәсьәлә каралды. Беренче көн тәртибе буенча район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова чыгыш ясады.
Арча районы прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән “СтройРесурсВод” ширкәте вакытлы идарәчесенең хәлсезлек (банкротлык) турындагы законнарның үтәлеше турында мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде.
Хөрмәтле райондашлар, ягу сезоны башланыр алдыннан котельныйлар, җылылык бирә торган генераторлар һәм башка җылылык бирү җайланмалары тикшерелгән һәм төзекләндерелгән булырга тиеш.
Баш мөхәррир: “Иртәгә татарча диктант була, коллектив белән катнашабыз. Ә сез Румия апа китапханәдән репортаж әзерләрсез, үзегез дә татарча диктант язарсыз”, – дигәч, ничектер кәефем кырылып алды.
Сезнең янәшәдә чит кеше каравына мохтаҗ булган, туганнары карамаган яки тиешенчә игътибар ителмәгән өлкән яшьтәге ялгыз кеше яки инвалид яши икән
Тукайны онытып буламы соң?! Юк, онытмыйбыз без аны! Япь-яшь шагыйрь нинди тирән мәгънәле шигырь, поэма, мәсәл, әкиятләр язган. Ә китап киштәләрендә әсәрләре бармы соң?
Быелгы җәй эсселеге буенча исәп алып барыла башлаган еллар арасында өченче урынны алган.
Димәк, безгә кадәр килеп киткән бабаларыбыз эсселекнең тагын да усалрагын кичергән.