Арчада яшәүче Фәридә һәм Тәлгать Гомәровлар кызыл якут туйларын билгеләп үттеләр.
Бу көнне аларны район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина, хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина, “Шәрык” торак-җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин котлады. Алар юбилярларга символик сәгать, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Ә иң күңеллесе – Гомәровлар кызыл якут туйларын балалары, оныклары, якыннары белән бергә билгеләп үттеләр.
Адәм баласыннан барын да көтәргә була. Саран, шәфкатьсез, миһербансыз адәмнәр күп. Аллаһыбыз бөтен җан иясен сөеп биргән.
Исәнмесез, хөрмәтле “Арча хәбәрләре” газетасы хезмәткәрләре! Сезгә хат язучы Чөмә-Елга авылыннан тынгысыз Фирдия апагыз инде!
“Арча хәбәрләре”н бик күптәннән алам. Иптәшем Рифкать белән рәхәтләнеп укыйбыз. Терлекчелек, кыр эшләренең барышы, гыйбрәтле хәлләр, язмышлар... Журналист Ильяс Фәттаховның үткәннәрне барлавы, бигрәк тә кыр җәнлекләре, кошлар турындагы язмаларын укып куанабыз. Үземнең язмаларны да, газетада чыккач, кат-кат укыйм.
Һаман да ишек ачылыр да, җай гына атлап Исмәгыйль дус килеп керер кебек.
Безнең балалар үскәндә шәхси машиналар юк иде әле. Күп фатирлы йортта яшибез, аңа су кермәгән, канализация юк.
Үзәктән ягып җылыталар, кочегарлар аек булганда фатирда түзәрлек була әле, ә менә бәйрәм тирәләрендә ике-өч көн батарейларда кан җылысы да юк. Ә балаларны юындырырга кирәк, атна саен авылга алып төшәсе.
Бер елны милициядән шалтыраттылар, күп еллар элек булган вакыйга буенча кайбер ачыклык-лар кертүне сорадылар.
Сәбәбен дә аңлаттылар, берәүнең сараеннан патроннар тапканнар. Законсыз сугыш кирәк-яраклары саклаган өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Әлеге кеше: “Безнең әтинең мылтыгы бар иде, аның мылтыгын алып киттеләр, патроннар шуннан калган”, – дип аңлатма биргән.
Минем туганымны Пенсия фондына дәшеп алдылар. Аңа Пенсия фондыннан 20 мең сум акча күчерделәр, – дип шалтыраттылар редакциягә. – Ниндидер акчалар тупланган – шуны бирәләр икән. Нинди акчалар ул? Бөтен кешегә дә бирәләрме аны? Зинһар өчен газета аша аңлатып языгыз әле. Бик рәхмәтле булыр идек”.
Бу турыда шалтыратучылар шактый булды. Без әлеге сорауга ачыклык кертү өчен Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтовага мөрәҗәгать иттек.
2021 елда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
2021 елның 14 сентябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкилегражданнарны бергәләп кабул итәләр.
Элемтә өчен адреслар: 420061, Казан шәһәре, Николай Ершов ур., 65
Регистратура (пациентларны кабул итүгә язу): (843) 272-79-19, (843) 272-41-55, (843) 272-79-07
Түләүле хезмәтләр регистратурасы: (843) 272-45-95
Факс: (843) 272-45-77
Ышаныч телефоны (авария хәлләре килеп чыкканда, ВИЧ-психологик консультация буенча тест үтү мәсьәләләре буенча консультация): (843) 272-70-90
Сезне чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм! 1 сентябрь – һәр укучы һәм укытучы өчен көтеп алынган кадерле бәйрәм. Чираттагы уку елының башы, димәк, алда яңа казанышлар һәм җиңүләргә бай озын уку елы.
25 августта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Арча районында булды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
25 августта район мәгариф хезмәткәрләре һәр елны үтә торган киңәшмәгә җыйналдылар.
Район мәдәният йорты каршындагы мәйдан бу көнне тантаналы, бәйрәмчә иде. Анда балалар төрле юнәлешләрдәге осталыкларын күрсәттеләр. Мәдәният йортында мәгариф өлкәсендәге казанышлар белән танышырга мөмкин иде.