2021 елның 4 августында Арча шәһәрендә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк. Кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә узачак.
Гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү Татарстан Республикасы, Арча шәһәре, Банк урамы, 2а йорты адресы буенча урнашкан үзәкләштерелгән китапханәләр системасы бинасында башкарылачак.
Кабул итүгә язылу (843) 221-80-36 телефоны буенча дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 - 16.00 сәгатьләрдә.
26-27 июль көннәрендә Казанда IV «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесенең III туры узды. Программа кысаларында йөздән артык катнашучы арасыннан сайлап алынган 7 финалист кыз Шәриф Камалның мемориаль фатирында татар әдәбияты тарихы музеена сәяхәт кылды, май канаты ясау һәм вак бәлеш пешерү бәйгесендә көч сынашты. Бәйгедә Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбеннән Абдрашитова Алия һәм Арчаның 5 нче гимназиясеннән Сираҗиева Илзирә катнашты.
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча шәһәре муниципаль берәмлегенең "Үзәк территориаль иҗтимагый үзидарәсе" җирле иҗтимагый оешмасы Арча Укучылар сарае белән берлектә «Спорт велотуризмы–яшьләрне сайлавы»проекты кысаларында планлаштырылган чараларны тормышка ашыруны тәмамлады. Проектны тормышка ашыру 2021 елның 1 мартыннан, Президент грантлары Фонды җиңүчесе дип игълан ителгәннән соң башланды.
Бу Ходайның рәхмәте киңдер, бер күлмәккә ике җиңдер, дип әйтергә ярата иде безнең авылның Ризван абый.
Әле бер-ике көн генә элек үзебезнең бәрәңге җиренә барып килгән идем. Шау чәчәктә утыра бәрәңгеләр, карап торырга да күңелле. Бер-ике әйбәт яңгыр эләккән иде шул аларга. Эссе һавада дым тиз оча, эх, мин әйтәм, тагын бер яхшы яңгыр булсачы!
Бәрәңге темасын дәвам итеп, бер хикмәтне дә әйтеп үтим инде. Быелгы кебек эссе җәйдә колорадо коңгызлары котырыр инде, дип көткән идем. Алдан ук агуын да алып куйдым. Тик юк алар! Башка елларны бәрәңге тишелгәндә үк ябышып чыгалар иде. Кемнәрдер бездә күп, син агулап утырткансыңдыр, диләр. Юк, яз көне агуга якын да килгән юк, бүлбеләрне агулап утыртуны күңел кабул итми.
Бу бәйгене мин башланган елларыннан бирле күзәтеп киләм. Катнашучыларга бирелгән күнегүләр генә түгел, таләпләр дә үзгәрә.
Машина белән идарә итүче хатын-кызлар саны арткан саен, үзләрен сынап карарга теләгән гүзәл затларыбыз да күбәйгәннән күбәя бара. Хәтта узган ел Арчада җиңү яулаган бер автоледи республика ярышында да катнашып, югары урынны яулап кайтты.
Быелгы хатын-кыз транспорт белән идарә итүчеләр арасындагы осталыкка бәйге ЮХИДИ хезмәте оешуга 85 ел тулуга багышланды. Ул Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе һәм Арча районы буенча “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе (җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова) белән берлектә оештырылды.
Сүзем Әнәс Кәримов турында.Мин аны Шушмабаш авыл Советы рәисе булып эшләгән елларыннан беләм.
Аңа кадәр сигез ел салым инспекторы булган. Шушмабаш авыл җирлеге һәрвакыт уңышлы эшләүчеләр рәтендә бара, шулай ук алгы сафларда булган “Северный” хуҗалыгы булу үзе бер бәхет инде. Барлык мәсьәләләрне бергәләп хәл итәләр. Әнәс Кәримов та ул елларны матур итеп искә ала.
Шушы көннәрдә узган ел тавык чыгарып үстергән кыр үрдәкләренең хәлләрен белдем.
Тугыз үрдәкне быел яз күлгә җибәргән идек. Айзат чакырып дәшкәч аларның өчесе килеп җитте. “Кайбер көннәрне аларның тугызы да була, – диде ул. – Яр буена чыгып ашыйлар да”.
Ана үрдәкләрнең үз бәбкәләре бардыр инде, алар шулар янындадыр. Җылы якларга китәргә теләрләрме – анысы көз билгеле булыр.
Кычкырышып яшәүчеләр турында кешеләр эт белән мәче кебек торалар, диләр.
Ләкин тормышта мин нәкъ тә киресе белән очраштым. Безнең балалар, мин үзем дә, песи белән эт яратабыз. Рыжик атлы этебез, Ләйсән (Леся) исемле песиебез бар. Ана песи. Нәселле. Британка. Килеп керде ул безгә. Андый песине куып чыгарырга ярамый, дигәч, мәчебез булса да, калдырдык. Бик назлы, матур песи барыбызның да мәхәббәтен яулады. Елга ике тапкыр балалый (янында торып балалатабыз әле), әмма бәбиләрен бик тиз алып китеп баралар.
“Эх, чәчәкләре дә чәчәкләре!” дигән исем астында чәчәкләргә күмелеп утырган иң матур йортлар барланды.
Мондый чара Питомник бистәсендә күп еллардан бирле үтә. Алдагы елларда ул бәйге формасында оештырыла, соңыннан урам бәйрәмендә җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырыла иде.
Быел заман чире тагын андый чараларга нокта куйды, әмма Питомник клубы җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина традицияне дәвам итеп, чәчәкле йортларның фотоларын инстаграм битендә күрсәтеп барырга булды.
Татарстанда транспорт белән идарә итүчеләр исерек килеш руль артына еш утыра башладылар. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары шуны раслый.
Саннар да коточкыч – мәгълүматлар буенча ел башыннан республикада 7,1 меңнән артык исерек килеш автомобиль белән идарә итү очрагы теркәлгән. Ничә минут, хәтта ничә сәгать алар руль артында булган? Күпме җәяүленең һәм юлдагы башка автомобиль йөртүчеләрнең, балаларның һәм өлкәннәрнең тормышын куркыныч астына куйган?