ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2021 ел
җомга

Балык хуҗалыгы төп буасы дамбасыннан узган саен: “Менә моны эшләп караганнар”, –  дип уйлап куям.

Ярты гасырдан артык вакыт узса да, һич тә бирешергә теләми ул. Аны төзүчеләргә һәйкәл куярлык. Ни өчен икәнен алар үзләре дә белми инде. Ә мин беләм!

1978 елның июль аенда узган көчле давыл вакытында мин Казанда укуда идем. Икенче көнне генә кайттым. Поезддан төшүгә күзгә ташланган күренеш  тәэсирләндерерлек иде. Тирә-якта ауган, сынган агачлар ята.

8 июль Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә.

 Быел бу уңайдан Арчада район башлыгы Илшат Нуриев һәм аның хатыны Гөлнур ханым исеменнән иң яхшы гаиләләрне тантаналы төстә кабул итү булды. Мондый мөһим чара районда беренче тапкыр үткәрелде. Кунаклар арасында озак еллар бергә гомер итүче парлар да, күп балалы әти-әниләр дә, хезмәт династияләре вәкилләре дә, авыл җирлекләрендә яшәүче хөрмәткә лаек гаиләләр дә бар иде.

Җәйнең икенче ае җитте, һәм, кызганычка каршы, күп кенә ата-аналар ачык тәрәзәләрнең бала өчен ни кадәр куркыныч булуын оныта. Тәрәзәдән егылып төшү-балалар җәрәхәтләнү һәм үлеменең төп сәбәпләреннән берсе, бигрәк тә шәһәрләрдә. Балалар бик кызыксынучан. Ел саен биеклектән егылып төшеп бик күп бала үлә. Уяу булыгыз!


22
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 29 июлендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил аппараты, Россия Федерациясе Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе, Татарстан Республикасы прокуратурасы вәкилләре тулы мәгълүмат, хокукый консультация алырга ярдәм итәчәк, бәхәсле хәлләрне аңлатачак.


21
июль, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 4 августында Арча шәһәрендә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк. Кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә узачак.

Гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү Татарстан Республикасы, Арча шәһәре, Банк урамы, 2а йорты адресы буенча урнашкан үзәкләштерелгән китапханәләр системасы бинасында башкарылачак.

Кабул итүгә язылу (843) 221-80-36 телефоны буенча дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 - 16.00 сәгатьләрдә.


16
июль, 2021 ел
җомга

Быел да яңа уңыш ашлыгын районда беренче булып “Казанка” хуҗалыгы китерде. Һәр  эштә беренче алар!

10 июльдә “Курса МТСы” ширкәтендә игеннәрне урып-җыюга багышланган семинар-киңәшмә булды.

13 июльдә район Советының чираттагы утырышы узды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәрәмов җитәкчелегендә юл иминлеге комиссиясенең утырышы булды.

Безнең иминлегебез юлларның торышына да бәйле. Бу яктан әлләни мактана алмыйбыз. Чокыр-чакырлы юлда машиналар, нервлар туза, һәлакәтләр килеп чыга.

10 июльдә “Булгария” теплоходы батканга нәкъ ун ел тулды. Һәлакәттә якыннарын югалтканнар өчен ул гомерлек төзәлмәслек яра. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International