ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 20 апрельдән 31 майга кадәр әлеге көнгә багышланган чаралар үткәрергә тәкъдим итте

22 апрельдә “Казан арты” тарих–этнография музеенда “Библионочь” дип аталган Бөтенроссия акциясе үткәрелә. Ул 19 сәгатьтә башлана. Теләгән һәркем музейга керә, анда осталык классында катнаша, “Елый икән, елый ирләр дә” фильмын карый ала.

27 апрельдә Г.Тукайның тууына 130 елга багышланган җиңел атлетика йөгерүе (Арча–Яңа Кырлай) була. Старт сәгать 10да үзәк мәйданда (Г.Тукай һәйкәле каршында) бирелә. Ярышларда барлык теләүчеләр катнаша ала.

Быел шәхси хуҗалыкларга кош–корт сатып алып үстергән өчен дәүләт субсидия бирә

Хәзер ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды аларга авылларда да йорт салып бирә башлады. 33 квадрат метрлы (бер кешегә торак мәйданы нормасы) әлеге йортлар тиз торгызыла торган махсус проект буенча эшләнә. Аларда барлык уңайлыклар да, хәтта мунчасы да бар. Моннан тыш йорт янына терлек асрау өчен сарае да корыла. Чирмешән районында шундый йортлардан бер урам хасил булган инде.

Ул нигездә имин булмаган гаиләләр, җинаять эшләгән балалар белән эшләячәк. Таныш булыйк: элек район эчке эшләр бүлегендә эшләгән мәктәп инспекторы Мансур Камил улы Нигъмәтуллин

Биектауда “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында үткән шашка буенча республика чемпионатында районыбыз спортчысы (башлангыч тренеры Хәйдәр Зәйнуллин) Айнур Зиннуров 2нче урынны алды һәм Бөтенроссия ярышларында катнашачак Татарстан җыелма командасы составына кандидат итеп кертелде.

Турнир Тукай әкиятләре геройлары чыгышлары белән башланып китте. Әкият геройлары булып киенгән Арчаның икенче мәктәбе укучылары алып баручы (ул Боз сараенда администратор) Рәсимә Нигъмәтуллина янында бөтерелделәр, шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Ә турнирны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов ачып җибәрде.

Районда аерылышулар саны арту җитәкчеләрне дә борчый. Сәбәбе нәрсәдә? Ни өчен яшьләр бу мәсьәләгә бик җиңел карый? Яшьләр генә микән? ЗАГС бүлегеннән алган мәгълүматлар буенча 2015 елда 1 елдан 10 елга кадәр бергә гомер итүчеләр арасында иң күп гаилә (32се 1 елдан 5 елга кадәр, 32се 6 елдан 10 елга кадәр) таркалган. Биш пар бер ел да яшәмичә аерылышкан. Озак еллар бергә гомер иткән гаиләләр арасында да бу юлга баручылар күп икән. 20 ел яшәгәннән соң да 17 пар таркалган.

Арча педагогия көллияте волонтёрлары Арча балалар тернәкләндерү үзәгендә  “Спортлы Татарстан” акциясе кысасында  “Сәламәтлек тәнәфесе” исемле күмәк биюләр  уздырдылар. Бу чара язгы саф һавада үтте.

Волонтёрлар,үзләре үрнәгендә, физкультураның   сәламәтлек  өчен ничек файдалы һәм кирәкле икәнен күрсәттеләр.  Үзәктә тернәкләнүче балалар, бик теләп музыка астында узучы гимнастик күнегүләрдә катнаштылар. “Сәламәтлек тәнәфесе” бик күңелле һәм онытылмаслык чара булып истә калды.

Күмәк бию азагында балаларны һәм аларның ата-аналарын, кызыклы уеннар ярышлар көтеп тора иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International