ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2016 ел
җомга

 ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә республикада, районыбыз мәктәпләрендә 20 апрель  көнне бердәм Тукай дәресләре үтте.

Г.Тукай халыкның бөек шагыйре,татар әдәбияты классигы,әдәби тәнкыйтче, публицист,яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе ул. Бу дәресләрдә Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты тагын бер кат искә төшерелде.Укучылар әдипнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, күргәзмәләр оештырдылар.


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

"Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" # МәрхәмәтлеТатарстан

 19 нчы апрель  көнне  Пөшәңгәр күпфункцияле үзәгендә кино елы буларак, татарча күңелле мультфильмнар күрсәтелде. Кызыклы һәм мавыктыргыч мультфильмнарны балалар яратып карадылар.


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Реабилитация үзәгендә республикабызның “Спортлы Татарстан” кысасында оештырылган “Шахмат- шашка” турниры үткәрелде.

Турнирны оештыручылары “Арча спорт комплексы”.

Беренче турнирдан ук уен өстәлләре артында уен кызганнан  кызды.

“Сез – Татарстан абыстайлары – һәрберегез энҗе-мәрҗәнгә тиң зат”, – диде үзәк мәчеттә үткәрелгән мөгаллимәләр бәйгесе кунагы Татарстан мөселман хатын–кызлары берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина бирегә җыелган абыстайларны сәламләп.

“Язгы шәфкатьлелек атнасы “ акциясе буенча 20 нче апрельдә “Өмет чаткысы” реабилитация үзәгендә эшләүче хезмәткәрләр үзләренә беркетелгән территорияләрдә чистарту эшләрен алып бардылар.

Белгечләр хәзер урнашкан һава торышы үсемлекләр өчен бик уңай дип әйтә.

Узган шимбәдә Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан район тарихында беренче тапкыр “Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре” дип исемләнгән әдәби марафон булды.

Хөрмәтле Арча районы мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән мәшгульлек дәүләт хезмәтенең 25 еллыгы белән котлыйм, нәтиҗәле эшчәнлегегез, Арча шәһәре һәм районы хезмәт базарын тудыруга керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм.

Чирек гасырдан бирле сезнең хезмәткәрләр бөтен көчләрен, энергияләрен, һөнәри осталыкларын катлаулы һәм бик мөһим мәсьәләләрне чишүгә юнәлдерә – гражданнарны эш, ә эш бирүчеләрне тиешле кадрлар белән тәэмин итә. Һөнәри осталыгыгыз һәм намуслы хезмәтегез белән сез көн дә тормышлары авыр хәлдә калган кешеләргә мөһим ярдәм күрсәтәсез, аларда иртәгәге көнгә өмет уятасыз. Киләчәктә дә алда торган бурычларыгызны шулай һөнәри осталык белән башкарырсыз дип ышанам.

Сезгә бетмәс–төкәнмәс көч, иҗади эзләнүләр һәм авыр, әмма намуслы хезмәтегездә уңышлар телим! Сәламәтлек һәм гаилә бәхете сезгә!

И.Г. Нуриев муниципаль район башлыгы

 

Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары, комиссия рәисе Любовь Осина алып барды.

20 апрельдә Арча шәһәрендә төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча өмә үткәрелә. Халыкны, оешма коллективларын йорт тирәләрен һәм объект территорияләрен тәртипкә китерүләрен сорыйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International