ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Хәзер суд утырышларында административ эшләрне видео–конференц–элемтә ысулы белән карау мөмкинлеге бар. Җәмәгать судьясы Марат Камаев шундый утырышларның берсен үткәрде. Штрафларны вакытында түләмәгән өчен тоткарланган берәүнең эше каралды. Тоткарланучы район эчке эшләр бүлегеннән торып, сорауларга жавап бирде, ә суд утырышы җәмәгать судында үткәрелде.

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Ишнарат, Урта Сәрдә авылларында яшәүче Әнисә Касыймованы һәм Мәсрүрә Габдрахманованы 90 яшьлек юбилейлары белән котлады. Аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

Әнисә апаларның гаиләсе зур, 12 баланың иң өлкәне була ул. Әтиләре сугыш кырында ятып кала. 14 яшьлек Әнисә тракторга утыра.

1946 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан Габделбәр Газыймовка (2007 елда вафат була) кияүгә чыга. Бергәләп 4 малай 6 кыз үстерәләр. Бүгенге көндә 49 онык һәм оныкларының балалары бар.

Мәсрүрә апа 12 яшьтән алып лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшләгән.

Элек кар чаналарын әллә нигә бер күргәндә “Бу аучы, я урманчыдыр инде”, – дип кала идек. Чөнки аннан билгеле бер һөнәр ияләре, я булмаса шул аучылар файдаланды. Хәзер кар чаналары күбәйде. Хәтта шәһәр эчендә дә күренәләр. Безнең Арча уртасында урамнан да берничә тапкыр үкертеп үтеп киткәләделәр. Алар башка төрле техникадан әллә каян аерыла, тавышлары бик көчле. Шулай торак пунктта да алар белән идарә итәргә рөхсәт ителә микәнни?

Шушы хакта кызыксынып без берничә сорау белән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Арча районы буенча бүлек башлыгы, баш дәүләт инженер–инспекторы Габделхак Касыймовка мөрәҗәгать иттек.

– Әйе, элек кар чаналарын кирәк булганда гына кулланганнар. Шул урманчылар, аучылар, нефтьчеләр. Чөнки әлеге техникасыз алар кышын басуда йөри алмый. Хәзер кешедә акча күп, кайбер ата–аналар балаларына күңел ачу өчен дә алып бирә. Бер тапкыр йөреп карамаганнар да утырып чыгып китә.

Районның хокук саклау органнары элек хөкемдә булган кешеләргә контрольне көчәйтү буенча профилактик эш алып бара. Чөнки аларның кайберләре, күрелгән чараларга карамастан, административ хокук бозуны дәвам итәләр.

2011 елның 6 апрелендәге Федераль закон нигезендә, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителүче кешеләргә, әгәр алар авыр яки аеруча авыр җинаять ясаган өчен, шулай ук кабатланган җинаятьләре һәм балигъ булмаганнарга карата аңлы рәвештә эшләгән җинаять өчен бетерелмәгән яки алынмаган суд хөкеме булган очракта административ күзәтчелек билгеләү каралган. Көнкүрештә һәм җәмәгать урыннарында контроль нәтиҗәлерәк булсын өчен кайбер чикләүләр урнаштырыла.

8 февральдә муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев укытучылар белән очрашты. Анда мәгариф идарәсенең узган елгы эш нәтиҗәләре каралды, 2016 елга бурычлар куелды. Көн тәртибенә караганда гадәти хисап җыелышы. Әмма районда мәгариф өлкәсендәге проблемаларны исәпкә алсаң, чаң сугарлык ук булмаса да, борчылырлык урыннар җитәрлек.

Җыелыш күңелле күренештән башланып китте. Илшат Нуриев фәннәр буенча республика олимпиадалары җиңүчеләрен һәм аларны әзерләүче укытучыларны бүләкләп китте.

Аннан инде очрашуның төп өлеше башланды. Мәгариф өлкәсендә 2014 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда алга китеш бар. Укыту буенча район республикада 18 урында, алдагы уку елында 20нче иде. Түбән тәгәрәргә күп кирәкми, ә менә үргә менү бик кыен. Шуңа бу күрсәткечне күтәрелүгә таба бер адым дип уйларга була. Әмма бу әле район укытучылары алдына куелган таләпләрне йомшартырга мөмкин дигән сүз түгел. Тәрбия эше буенча 30нчы урында булганда, бигрәк тә.

Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 75 яшь тулу уңаеннан Шәйхетдинова Роза Вагыйз кызы, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе директоры Хәбибуллин Илдар Хәкимулла улы, намуслы хезмәтләре һәм районның сәламәтлек саклау системасында ирешкән уңышлары өчен Арча үзәк район хастаханәсе табиб–анестезиолог–реаниматологы Урманов Ренат Тәлгать улы, участок балалар консультациясе табиб-педиатры Кузнецова Алсу Альберт кызы, табиб–травматолог–ортопеды Фазуллин Рамил Рафил улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Күп еллар агросәнәгать комплексында намуслы хезмәте өчен Арча ветеринария лаборатория- сенең элеккеге мөдире Гыйлаҗев Фәрит Камали улы Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


10
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

6 февраль 2016 елда  Арча  боз сараенда 2002 нче һәм кечерәк яшьтәге балалар арасында  Арча районы хоккей Федерациясе кубогына хоккей ярышлары  үткәрелде. Ярышта Шушма, Носы, Хәсәншаих, Утар-Аты, Яңа Кенәр, Арчаның 5 гимназиясе һәм 7че мәктәп командалары катнашты. Әлеге турнирда Хәсәншаих командасы I урынны, Яңа Кенәр командасы II, 5нче гимназия командасы III урынны яулады. I урынны алган команда Кубок , призлы урын алган һәр команда членнары медалләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Һәр команданың иң яхшы уенчысына истәлекле бүләк тапшырылды.


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

7 февраля 2016 г. на стадионе г.Арск силами ДЮСШ «Арча» состоялись соревнования по различным видам спорта под названием «Одна страна – одна команда», посвященные второй годовщине открытия XXII Олимпийских зимних и XI Паралимпийских игр 2014 г в Сочи. 7 февраля в России объявлена днем зимних видов спорта.


5
февраль, 2016 ел
җомга

Бүлекчәләре “Гигант” дип аталса да, кишетлеләрнең күрсәткечләре районныкы янында бик кечкенә. Хисап җыелышында бүлекчә җитәкчесе Фаяз Әхмәдуллин да бу турыда борчылып сөйләде.

Ә бит шул ук территориядә гөрләтеп эшләгән Жданов исемендәге колхоз РСФСР күләмендә җиңүче булып, байраклар алып дан казанган еллар да бар иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International