ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Божа балалар бакчасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча атналык үткәрелгән. Бу көннәрдә биредә ата-аналар һәм балалар белән төрле чаралар оештырылган. “Кызыл, сары, яшел” дигән спорт чарасында ЮХИДИнең Арча бүлекчәсеннән Э.Мөхәммәтҗанова һәм участок инспекторы Р.Зарипов та катнашкан

Район хуҗалыкларында 2 февральдә бер сыердан уртача 14,5 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул көнендәгедән 0,6 килограммга артык.

 

“Ак Барс” агрокомплексы” ширкәтендә уртача савым 26,9 килограмм. Иң аз савым “Арча” ширкәтендә — 8,8 килограмм гына.

 

Быел басуларга 22935 тонна органик ашлама чыгарылды. Шуның 6600 тоннасы — “Мәрҗани” ширкәтендә.

 

Район хуҗалыкларындагы 282 чәчкечнең — 169ы, 250 культиваторның — 144е, 24 чәчү комплексының — 8е, 691 тракторның 305е ремонтланды.

Эш 4 секциядә узды. Республика буенча 1 нче турда 306 укытучы катнашты, шуларның 60ы 2нче турга узды. 60 укытучының икесе безнең районнан

Хәзер игезәкләр табигый юл белән генә түгел, пробиркада яралган эмбрионны аналыкка күчереп утырту ысулы белән дә дөньяга килә

Анда Арчадан Диләрә Фассалова (Арчадагы тренеры Рәис Камалов) беренче урынны алды һәм спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәде

Безнең Арча районыннан Диләрә Фассалова, Фәнүзә Сәлахова, Лилия Рәхмәтуллина, Таңсылу Шиһапова катнашты

Бер елны Казаннан кайткан аучылар Кырлай урманында кабан дуңгызы аталар да, шунда ук шашлык кыздырып ашыйлар.

Районда чаңгы спортына караш үзгәрде, аның белән шөгыльләнүчеләр саны артты. Кичләрен стадионга төшсәң, Арчада күп кеше чаңгы шуа диярсең.


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

29 нчы гыйнвар  көнне Мамадыш  шәһәрендә  XIII  Республикакүләм Ризаэддин  Фәхреддин укулары үткәрелде.   Эш 4 секциядә узды.Республика буенча 1 нче турда 306 укытучы катнашкан, шуларның 60 ы 2 нче турга узган. 60 укытучы арасында икесе безнең районыбызның    татар теле һәм әдәбияты укытучылары:Наласа урта гомуми белем мәктәбеннән Габдрахманова Гөлниса  Вагыз кызы «Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк» секциясендә , Арча 7нче номерлы урта гомуми белем мәктәбеннән  Файзуллина Алсу Мостафа кызы, «Гыйлемнән башка байлык, байлыктан башка гыйлем булмас» секциясендә  уңышлы чыгыш ясадылар һәм җиңүче дипломына ия булдылар.


1
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

30 январь көнне Яңа Кенәр мәктәбендә 2000-2001 нче елгы һәм яшьрәк егетләр арасында Яңа Кенәр егете Шакирзянов Венер истәлегенә гаиләсе һәм дуслары исеменнән абыйсы Шакирзянов Надил волейбол ярышлары уздырды. Ярышларда Яңа Кенәр, Шурабаш, Иске Ашыт, Ташкичу, Арчаның икенче номерлы мәктәбе командалары катнашты. Шулай ук егетләр белән беррәттән Яңа Кенәр мәктәбенең кызлар командасы да уйнады. 

Бу ярышны уздыруда “Арча” спорт мәктәбе тренерлары Ахметов Тәлгать Хәбибрахманович һәм Ахметова Гүзәл Абубакировна башлап йөрделәр. Алар икесе дә Яңа Кенәр мәктәбендә волейбол түгәрәге алып баралар. Шакирзянов Венер Тәлгать Хәбибрахманович кул астында шөгыльләнгән оста волейболист булган. Гомумән, ул спортның барлык төрләрен дә якын күргән: футбол да уйнаган, хоккей командасында да алыштыргысыз уенчы булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International