ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2021 ел
җомга

Вакыт дигәнең бик тиз уза. Казанбаш урта мәктәбен тәмамлаганга да илле елдан артык вакыт үткән икән инде. Бу мәктәпкә тәүге тапкыр килгән көннәр әле дә күз алдында.

Әңгәмәдәш – Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин.

Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз!

Күңел көрлеге, зирәклек, сабырлык һәм канәгатьлек кебек күркәм сыйфатларны, беренче чиратта, өлкән буын кешеләренә хас дип әйтәләр. Сезнең буынга авыр сынаулар һәм югалтулар аша узарга туры килде. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы күтәрелеш чоры, халык хуҗалыгы объектларын торгызу, илнең икътисадый һәм мәдәни куәтен ныгыту еллары.

30 сентябрьдә Арча районында "Мин Арча баласы" проекты кысаларында "Мин Арча беләм" квесты булды. Әлеге чара район балалары һәм яшьләре белән Арча тарихын өйрәнүнең мавыктыргыч һәм бик нәтиҗәле ысулы булып тора. Районда элеге квест беренче тапкыр үткәрелде. Квестта районның гомуми белем бирү мәктәпләреннән 26 бала катнашты һәм алар өч командага бүленде. Стартта һәр командага этапларны узу тәртибе күрсәтелгән маршрут кәгазе тапшырылды.


24
сентябрь, 2021 ел
җомга

Асфальт юлдан Арчадан Яңасалага бик тиз барып җиттек. Ныклап төзекләндергәннән соң, мәктәпне ачу тантанасына килдек.

Арчадан Яңасалага барып җиткәнче 10 километрлап юл үтәсе. Заманында халыкның йөрәк бәгыренә төшкән пычрак юллар хәзер ерак томан артында калып бара.

Авыл эченә кергәч, юл уңаенда ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәширов туган нигезендә ачылган парк һәм истәлек тактасы, елга буенда чишмәсе күренеп кала. Гомәр Бәшировлы Яңасала авылы... 2017 елда авылда сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә Хәтер паркы ачылды. Авылда нәрсә дә булса эшләнеп тора...

Редакциягә Арчада яшәүче Вера Носова килде. Рәхмәт хаты алып килгән.

“Без, Вәгыйзовлар урамының 8нче йортында яшәүчеләр, ремонтчыларга рәхмәт әйтәбез...” – дип башлады ул сүзен. – Йортны бик әйбәт ремонтладылар”. Без Вера Андреевна белән бергәләп йортны карарга мендек.

– Әнә үзләре дә, – дип күрсәтте Вера Носова ремонтчыларга таба ымлап. Бу йорт элеккеге “ПМК-16” каршындагы күп фатирлы йортлар арасында урнашкан. Арчаның үзәгеннән менгәндә сулга кереп китәсең. Без килгәндә ремонтчылар Рафил Шәрифуллин белән Владимир Шишигин подвалга керү-чыгу юлын калай белән тышлыйлар иде.

“Алтын каләм” фестивалендә гран-при иясе, булачак журналист Рүзәл Шәрипов Арчаның 7нче номерлы мәктәбендә урнашкан 949нчы сайлау участогында беренче тапкыр үз тавышын бирде.

Рүзәл – Арча егете. Хәзерге вакытта Казан федераль университетының журналистика факультетында укый. Арчаның 2нче урта мәктәбен медальгә тәмамлаган егет, бердәм дәүләт имтиханнарында да сынатмый, югары баллар җыеп, үзе теләгән юнәлештә укырга керә. Булачак журналист илдәге мөһим сәяси вакыйгадан читтә калмый. Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга ул җитди вакыйга дип карый.

Хәзерге вакытта Россия төбәкләрендә булган чит ил экспертлары Арчага да кайттылар.

Без алар белән Арча Мәдәният йортында урнашкан 939нчы номерлы сайлау участогында очраштык.

Чит ил экспертлары сайлаулар барышын күзәтүчеләр түгел. Алар Россиягә халыкара фәнни конференциядә катнашырга килгән. Һәм Дәүләт Думасына сайлаулар барышында Россиядә сайлау практикасы белән танышырга да булганнар.

Безнең Арчага Бавария Ландтагы депутаты Ульрих Сингер, Мавритания Ислам Республикасының икътисади һәм социаль советы генераль секретаре Мухаммед Махмуд Эль Хадж Брахим, Сирия Гарәп Республикасы Халык депутаты Самир Хаджар килгән иде. Аларны Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы төбәге белән идарә итү Үзәгенең проект офисы рәисе Сәрия Сабурская озатып йөрде.

Чит ил экспертлары сайлау участокларында булып, сайлауларның оештырылуы, барышы белән кызыксындылар.

17 сентябрь. Сайлауның беренче көне. Иртәнге сәгать 8 тулмаган әле.

Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәп ишек төбенә сайлаучылар җыелган инде. 940нчы сайлау участогы мәктәпнең беренче катында урнашкан. Биредә Зур, Шәрык, Гагарин, Юл тыкрыгы, Кирпеч, Островский, Заводская, Чишмәле, Совет мәйданы урамнарында яшәүчеләр сайлый. Үзем дә шунда тавыш бирдем.

Иң беренче булып сайлау участогына килгән Алсу Минһаҗева: “Район ветеринария берләшмәсендә эшлим. Бер генә сайлаудан да калганым юк, – дип сөйләде. – Бүген иртүк килгән идем инде мин монда. Без сайлаячак депутатлардан бары тик яхшылыкны гына көтәбез. Тормышлар тагын да яхшырсын иде”. Район үзәк хастаханәсендә эшләүчеләр Адилә белән Алинә дә шул ук фикердә. 

Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеенда сәяхәт итеп кенә калмыйлар, дәрес тә үткәрәләр.

Румия Гарифҗанова

17 сентябрьдә, сайлауның беренче көнендә,  Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәпнең 11А сыйныф укучылары музейда  дәрестән тыш чарада катнаштылар.

Өстәлләр артына түгәрәкләнешеп утырып, Арча урамнары исемнәре тарихы проектын төзеделәр. Дәресне тарих укытучысы Эльмира Ибраһимова алып барды. “Без музейда беренче тапкыр гына дәрес үткәрмибез, – дип сөйләде Эльмира Равилевна. – Балалар музейда эшләргә ярата. Монда бит икенче мохит”. Балалар үзләре дә шулай ди.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International