Мәктәпләрдә сайлау участоклары урнашу сәбәпле, дәресләр икенче форматта узды.
Алтынчы мәктәптән бер төркем укучылар Боз сараена килде. Биредә аларның хоккей дәресләре үтте. Мәктәп директоры Дилүс Мостафин да шунда булып, дәрес барышын күзәтте. Дәресләрне оештыру эшләре белән Боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров шөгыльләнде.
– Алтынчы мәктәптә яшьләре буенча сигез хоккей сыйныфы бар, – диде Дилүс Мостафин. – Алар гадәти укыйлар, әмма көнгә бер дәресләре Боз сараенда шугалакта үтә. Хоккей дәресләрен тәҗрибәле тренерлар алып бара. Сыйныфта якынча 25 бала булса, шулардан 17-18е бирегә йөри. Ә кызлар спортның башка төрләре белән шөгыльләнә. Һәм яңа уку елында беренче сыйныфка килгән укучылар хисабына хоккей дәресләренә йөрүчеләр саны арта бара.
Иске Ашыт авылында яшәүче Мәдинә Шәрәфеевага декабрьдә 101 яшь тулачак. Гасырдан артык гомер итүче райондашыбыз да сайлауларда катнашты. Авыл җирлеге хезмәткәрләре белән Мәдинә ханымның өенә бардык.
“Күптән килгәнегез юк, әйдәгез керегез”, – дип каршы алды ул безне. “Беренче тапкыр сайлауда катнашканым истә түгел, 18 яшемдә мин Мәскәүдә идем...” – дип истәлекләрен барлый башлады ул. Яшь чакларын хәтерләп бетермәсә дә, сугыш елларын яхшы хәтерли Мәдинә әби. Тик нәрсә генә сөйли башласа да, хатирәләре әнә шул дәһшәтле сугыш елларына барып тоташа. “Фикерем чуала башлады. 100 яшемне тутырганнан соң, зиһенем китте, картайдым ахыры инде”, – дип шаярып та куйды ул. Хәтере начарланса да, кемгә тавыш бирәсен яхшы белә иде Мәдинә Шәрәфеева.
Ил-көннәребез тыныч булсын, сугыш афәтләре кабатланмасын, дигән теләктә озатып калды безне Мәдинә әби.
Минашаева Рәмзия Рәхимҗановна – 77,64%
Сафина Миләүшә Шамилевна – 12,83%
Сафин Нәзыйх Вәзихович – 9,53%
Кышкардан Гөлнәзирә һәм Фәрух Хәйертдиновлар Казан Кремлендә узган тантаналы кабул итүдә катнаштылар.
Ул ел да Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым исеменнән оештырыла һәм анда үрнәк гаиләләр чакырыла. Быел тантаналы очрашуда 46 районнан 46 пар катнашкан.
“40 елдан артык үрнәк гаилә булып яшәгән парлар турында мәгълүмат җибәрәбез”, – дип язын ук инде авыл җирлегеннән фоторәсемнәр соратып алдылар. Җиңдек һәм очрашуга чакырылуыбызга чиксез куандык”, – диделәр ирле-хатынлы Хәйертдиновлар.
Узган шимбәдә Арча стадионы йөгерешчеләрне “Татарстан кроссы – 2021” массакүләм ярышларына җыйды.
Йөгерешчеләрне көннең иртәдән салкын торуы да куркытмаган. Ярышлар башланганчы ук стадионда тормыш кайнап тора иде инде: кемдер күнегүләр ясый, кемдер тыныч кына ярышлар башланганын көтә, ә кемдер фотога төшә. Фото дигәннән, “активрак булыгыз, фотога төшәргә дә онытмагыз, кросста катнашканыгызны белсеннәр”, – дип шаяртып алырга да онытмады алып баручы Рамил Шәрәфиев.
Яңа Чүриледәге психик яктан мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен каралган интернат-йорт турында күпләргә мәгълүм.
Тик ул хакта искә төшерүгә кешеләрдә ничектер каршылыклы фикерләр туа. Интернат-йортның исеме үк шуңа этәрә. Әмма Арча сәнгать мәктәбендә үткән концертта интернат-йортларда тәрбияләнүчеләрнең чыгышларын күреп сокланып утырдык. “Талантлар салават күпере” дигән бишенче республика фестивале үтте анда.
Ошады, дип кенә әйтсәм, дөрес булмас, бик ошады концерт. Беренчедән, чыгыш ясаучыларның самимилеге, ә аннан осталыклары күңелгә хуш килде. Нинди талантлар бар, ә? Бер яктан алар өчен сөенеп, алкышлап утырсак, икенче яктан, күңел сыкрады, йөрәк елады. Эх, язмыш...
Концерттан соң интернат-йорт җитәкчесе Наилә Вәлеевага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Яңа Чүриледәге психик яктан мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен каралган интернат-йортны ул әле күптән түгел генә җитәкли.
Әмма, шуңа карамастан, Россия Федерациясенең элеккеге хезмәт һәм мәшгульлек министры Максим Топилин Арчага килгәч, анда да булды һәм әлеге учреждение эшенә югары бәя бирде. Шул вакытта ук җитәкче урынында район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Наилә Вәлееваны күреп аның белән аралашу теләге туган иде инде.
Яңа Кенәрдән Габделбәр Сабиров безнең газетаның актив хәбәрчесе. Гыйбрәтле язмышлы кешеләр, кызыклы очрашулар, чаралар турында яза ул.
Ветеранның хәрефләре энҗе бөртегедәй тезелеп киткән. Матур яза. 24 сентябрьдә Габделбәр абыйга 75 яшь тула. Сугыш арты баласы ул. 1946 елгы.
– Безнең чор балалары рәхәттә үсмәде, – дип сөйли. – Сугыштан соң да ачлык, ялангачлык, хәерчелек хөкем сөрде. Әтнә районы Иске Җогып авылында бишенче ир бала булып туганмын. Әни, Разыя, барысы 9 ир бала таба. Алтыбыз исән-сау үсә. Ул вакытта бала үлү очраклары күп була. Әти, Гарифҗан, колхозда агач мастерскоенда эшләде. Өйдә өстәл, урындык, карават, комод, шкафлар ясап сатты. Шул хисапка 6 баланы үстерде.
Түбән Курса авылында бер хуҗалыктан төнлә абзар ишеген ватып сыер урлаулары турындагы хәбәр сискәндереп җибәрде. Узган гасырның туксанынчы елларыннан бирле андый хәлләр турында ишеткән юк иде. Дөрес, аркандагы малларны алгалап киткәләделәр. Монысы икенчерәк нәрсә, ишекне каерып керү түгел, дигәнем.
Әлеге гадәттән тыш хәл турындагы хәбәрне ишетүгә газетабызның сайтына урнаштырдык. Сыерның тиз арада табылуына бәлки бу да ярдәм иткәндер. Иртән узып баручы балыкчылар тимер юл буендагы агачлыкта бәйләнгән сыер күреп алалар. Кемдер алдына кукуруз да салып куйган, диләр. Малкайны машинага салып алып килгән булырга тиешләр. Салганда, төшергәндә аяклары сыдырылган.
Арча районында федераль сайлау округы буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда 94,38 процент кеше катнашты.
Партияләр
Бердәм Россия – 88,65%
КПРФ – 5,15%
ЛДПР – 1,10%
Калган партияләр 1 проценттан кимрәк тавыш җыйды.
27нче номерлы Мәскәү сайлау округы буенча
Гыйльметдинов Илдар Ирекович – 79,39%
Садыйков Роберт Гарипович – 6,53%
Әхмәдуллин Рәнис Илдарович – 5,26%
Риянов Рөстәм Валентинович – 3,24%
Федоров Станислав Владимирович – 1,80%
Зайцева Эльвира Альбертовна – 1,03%
14 сентябрь көнне Арча районы территориясендә киң масштаблы “Тоннель” профилактик чара үткәрелде.
Аның барышында исерек килеш руль артына утырган, бер тапкыр исерек килеш эләгеп, машина йөртү хокукын биргән таныклыгын алдырган килеш юлга чыгып яңадан исерек хәлдә тотылган, шулай ук исерек хәлдә машина белән идарә иткән өчен машина йөртү таныклыгын алдырып та транспорт чарасы белән идарә иткән кешеләр барланды.