ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2021 ел
җомга

Хезмәттәшебез, язучы Радик Фәизовка быел 90 яшь тулган булыр иде.

Радик абый Фәизов белән мәктәптә укыган елларда ук таныш идек. Мин район газетасына мәкаләләр язгалыйм, газетада үз язмаңны күргәч канатлар үскәндәй була иде. Ара-тирә хат та килеп төшә, хатлар бүлеге мөдире Радик Фәизов язган була аларны, рәхмәт әйтеп киңәшләрен биргән, шундый темага язып кара әле, дигән.

Татар әдәбияты классигы атаклы халык драматургы, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камал (Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдин) 1879 елның 30 гыйнварында Арча районы Сикертән авылында иген игүче Галиәкбәр Камалетдин гаиләсендә туа.

Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы уку елы дәвамында Сәламәтлек спартакиадасы кысаларында спорт ярышлары оештыра.

“Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты кысаларында Арча шәһәре быел да бәйгедә катнашып, финалга чыкты.

Шундый заманда яшибез, кеше яхшы якка булган хәбәргә ышанмый хәзер. Моның артында нәрсә дә булса ята, дип исәпли.

Беркөнне теплица артында яшеренеп кенә балык чистартам. Оныкларның берсе барыбер күреп алган. “Бабай, анда нишлисең?” – дигән тавышка сискәнеп киттем. Нәрсә дип җавап бирергә аптырап торганда: “Бабай, бу бит табигать, ә табигатьне үтерергә ярамый!” – ди. Вәйт замана баласы, бабасын төп башына утыртты, почмакка китереп кысты бу.

Арча, Биектау районнарында  «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе балалар ялының  сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә. Барлык сораулар буенча 8-84366-3-18-30 телефонына шалтыратырга мөмкин.


26
май, 2021 ел
чәршәмбе

Бер сыер җәйге эссе көндә 200 литр су эчә. Дөресрәге, мөмкинлек булса эчә, чөнки абзарда, утарда яткан бичара малның мондый мөмкинлеге юк. Көтүдә йөргәннәренә дә бик җитәрлек эләкми әле ул су дигәнең.

“Бик рәхәт мунча бу, – ди яңа гына мунча кереп чыккан Гәүһәрия Әһлиева. – Җылы, рәхәт, чиста”.

15 май көнне районыбызның Кәче мәктәбе янындагы спорт мәйданчыгында яшь көрәшчеләр бил алышты. Мондый ярыш биредә беренче тапкыр булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International