ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстанда  урып-җыю  кампаниясе  башлану  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов сөйләде


26
июль, 2019 ел
җомга

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү һәм уракка әзерлек чаралары белән таныштырды.

Үләннәрнең беренче каты көткән уңышны бирмәде, барысы 18 мең тонна печән һәм 120 мең тоннадан артык сенаж салынган килеш

Кеше дә күп иде, бик матур үтте, дип әйтәләр. “Икенче көнне бәйрәм үткән болынны әйләнеп мендем, ник бер чүп әсәре булсын!” — дип сөйләде бер танышым.

Тантана уза торган залына кадәр рух күтәренкелеге бирә. Ә истә кала торган чаралар даими узып тора Арчаның ЗАГС бүлегендә. Язылышу тантаналарыннан тыш, юбилей, бәби туу, ана капиталы тапшыру һ.б. кебек чаралар уздырып, никадәр кешегә күңел җылысы, көч, ышаныч бирә алар. “Үзебез дә күркәм гаиләләр белән аралашып, әллә ничә көн канатланып йөрибез”, — ди җитәкче Фәридә Бәхтиярова.

Юбилеен ул балалары, оныклары янәшәсендә билгеләп үтте. 30 ел бергә гомер иткән хатыны Нурия апа Соколова да янында иде. Бу көнне ул үзен бик бәхетле хис итте.

Мәскәүдән Путиннан хат килгәнне белгәч, Әлфия апа: “Минем фамилияне кайдан белде икән ул?” – дип куйды. Аның аптыраулы карашы һәм бу соравы янындагыларны елмаерга мәҗбүр итте.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме, истәлек бүләге тапшырды.

Андагы фотосүрәтләр аша клубта яздан бирле төзекләндерү эшләре барганлыгын белеп тордык. Төзекләндерү гадәти эш булса да, аның авыл яшьләре тарафыннан өмә ясап башкарылуы горурланырлык та, кемнәр өчен үрнәк алып, ак көнләшү тудырырлык та күренеш. Әнә шундый актив, тырыш кешеләр, яшьләр яши Югары Пошалымда.


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 24 июлендә ГХАТ бүлегендә «Ана капиталы» сертификатын тапшыру чарасы  узды. Әлеге чара Пенсия фонды белән берлектә үткәрелә. 3 гаилә Пенсия фонды җитәкчесе Нурмөхәмәтова Рузия Илсур кызы кулыннан сертификатлар алдылар.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы 2019 елның  14 – 18  август  көннәрендә  “Казан ярминкәсе” күргәзмә  үзәге  территориясендә  узачак  азык-төлек  продуктларының  беренче  махсуслаштырылган  «Натураль продуктлар  ярминкәсе» күргәзмәсендә  катнашырга  чакыра.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International