Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә шуны хәбәр итә, җир асты суларын чыгару максатында байлыкларыннан файдалануга скважиналарны лицензияләү мәҗбүри процедура.
Узган атнада гына: “Бездә әле чаңгы ярышы үткәрергә була”, – дип шаярткан шурабашлар бу атна ахырында зәп тырмасына чыгарга җыена. Әйе, туфрак көнләп түгел, сәгатьләп өлгерә. “Тырма агрегатлары басуда инде, – ди “Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров. – Бөтен җиргә дә керә алмасалар да, өлгергән өлешләрен тырмалыйлар”.
“Бүген кичен Арча педагогика көллияте эзтабарларының “Прометей” отряды юлга кузгала. Озатырга барасың килмиме?” – дип сорады баш мөхәррир. “Әлбәттә, барам”, – дидем. Кемне генә бу тема битараф калдырыр икән?!
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 2019 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка яздыру буенча почта бүлекчәләре һәм хат ташучылар арасында бәйге игълан иткән иде. Ул 2018 елның 1 октябреннән 30 декабренә кадәр дәвам итте. Шарты нигезедә 2019 елга “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета–журналларына язылу 2018 елның шушы чоры белән чагыштырганда биш процентка артыграк булырга тиеш иде. Бәйге берничә төрле номинациядә үтте.
Җәмәгать, заманча яшибез бит, ә?! Кайда күрер идек әле матур хоккей уеннарын, Боз сарае булмаса? Кайнар кофе эчә-эчә хәзер уңайлы трибуналардан хоккей карыйбыз! Үткән якшәмбе хоккей уеннары тәмам кыздырды халыкны.
25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы аерым режим кертелә. Бу турыда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин чираттагы комиссия утырышында әйтте. Әлеге гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы видеоконференция режимында үтте. Видеоконференциядә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренең эчке инфраструктурасы объектларын ремонтлау буенча чыгымнарын финанслашу программасының гамәлдә булуын искә төшерә. 2018 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 20 декабрендәге 1185 номерлы карары белән СНТның эчке объектларын ремонтлауга чыгымнар өчен 1:2 чагыштырмасында субсидияләр бирү тәртибе расланды. Программаның асылы шунда, СНТ ремонтлауга тоткан һәр мең сум өчен дәүләт тагын ике мең сум өсти.
19-20 апрель көннәрендә Димитровград шәһәрендә көрәш буенча Идел буе шәһәрләре турниры узды. Ярышлар яшьләр һәм олылар арасында узды.
17 апрель көнне Арчаның икенче номерлы мәктәбенең иң уңган кызлары “Калеб” тапшыруы өчен мәктәп формаларын демонстрацияләү өчен студиядә булып кайттылар
18 апрель көнне Арча мәдәният йортында “Арча балы-2019” конкурсы үткәрелде.Әле чара инде традициягә әверелеп бара торган вакыйга булды.
Бию залына затлы кунаклар - галантлы кавалерлар һәм гүзәл кызлар җыелган иде.
Бәйрәм «21 гасыр яшьләре» клубы тарафыннан әзерләнгән вальсы белән ачылды. Балны оештыручылар - "Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе, «Укучылар сарае» муниципаль бюджет учреждениесе һәм шулай ук «21 гасыр яшьләре" клубы. Балда Арча районының мәгариф учреждениеләреннән 28 пар катнашты һәм лаеклы чыгыш ясады .
Иң яхшы биюче парлар булып Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбенән Гарипова Зәринә Ришат кызы, Хәбибуллин Надир Дамир улы һәм Апаз урта гомуми белем бирү мәктәбенән Хамматова Лилия Фирдүс кызы, Корбанов Рәмзил Рафил улы билгеләнде.