ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

12 июньдә 11 сәгатьтә Курса–Почмак авылында яңа клуб ачыла, 13 сәгатьтә Сикертәндә авыл бәйрәме башлана. Якташлар, кунак- лар, рәхим итегез!

14 июньдә 11.30 сәгатьтә “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (Банк урамы, 6в, социаль яклау бүлеге, 11 бүлмә) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рау- иль Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефоннар: 3–18–08, 3–28–80.

Арча Сабантуенда ат ярышын көтеп алабыз.

Арчада урнашкан 53 сәүдә объектының 32се бүгенге көндә теркәү үткән. Ә калганнары 2016 елның 1 июленә кадәр өлгерергә тиеш.

Техник күзәтү үтмәгән техника юлларда куркыныч тудыру чыганагы булып тора. Күп юл һәлакәтләре куркынычсыз файдалану таләпләренә туры килмәгән техника тарафыннан килеп туа.


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

6 нчы июльдә Казан шәһәрендә рус теленнән Халыкара олимпиада тәмамланды. Тантаналы кичәдә безнең район укучылары һәм укытучылары да катнашты. Ашытбаш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Сәлимҗанова Гөлинә Ринат кызы ( укытучысы Фәхретдинова З.С.) җиңүче дипломына, Казанбаш төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Әүхәдиева Зәлифә Әнис кызы (укытучысы Ахмадиева Р.Г.),Хәсәншәех төп мәктәбе укучысы Гәфетдинова Гөлия Харис кызы ( укытучысы Хәйретдинова Р.Т.) призер дипломына һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар.Тантанада укытучыларны да бүләкләделәр. Арча икенче урта мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәбиуллина Фәрдия Хәмит кызына  Әдәбият елы уңаеннан Россия Федерациясенең  истәлекле медале тапшырылды.


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

5 июнь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районына эш сәфәре кысаларында Сабантуйны йрәм итүдә катнашты.

Мәртәбәле кунаклар арасында – «Газпром нефть» ГАҖ идарәсе рәисе, генераль директоры Александр Дюков, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры  Альберт Шиһабетдинов, ООО «Газпром трансгаз Казан» генераль директоры  Рәфкать Кантюков, World Class фитнес-челтәренә нигез салучы Ольга Слуцкер, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Алмаз Нәзиров, Архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов, «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Лотфулла Шәфыйгуллин.

Кунакларны мәйдан капкасы төбендә чәк-чәк, күчтәнәчләр белән каршы алдылар. Аларга түбәтәйләр бүләк иттеләр. Кунакларга озын колгага сөлге бәйләргә тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов үрнәк күрсәтте. 


3
июнь, 2016 ел
җомга

Мондый бәйрәмне күптән күргән юк иде инде. Сүз элегрәк ел да үтә торган сыер савучылар ярышы турында бара. Соңгы тапкыр ул 2005 елда уздырылган булган. Быел менә шул матур традиция яңадан башланып китте. Монысының бер үзенчәлеге дә бар — ул беренче тапкыр гаилә фермасы базасында оештырылды.

Балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә Арчаның Җиңү паркы балаларның шат авазына күмелде. Мәктәпләрдә каникуллар башланса да, балаларның бер-берсеннән аерыласы килми әле. Әнә, район мәгариф идарәсе белән район Үзәк китапханәсенең китапханәче апалары алар өчен нинди күңелле бәйрәм әзерләгән!

Таэквон–до спорт төре буенча редакциягә әледән–әле күңелле хәбәрләр килеп тора. Быел гына да 6 җиңүләре булган. Тренерлары – Газинур Юныс улы Борһанов. Без белмәгән кызыклы спорт төре бу. Спортчыларның “Арча” спорт комплексында шөгыльләнгән вакытларын туры китереп бардым.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International