Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 10 майда Иске Чүриле авылында яшәүче Сәйдә Гайнуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Республика хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге белән берлектә “Арча хәбәрләре” газетасы сайтында Җиңү көне уңаеннан укучылар арасында сугыш турындагы шигырьләргә бәйге игълан иткән идек. Җиңүчеләрне өч төргә бүлеп билгеләдек.
Арчаның 10нчы балалар бакчасында республика күләмендәге семинар булып үтте. Федераль стандартларны тормышка ашыру шартларында тәрбиячеләрнең һөнәр осталыкларын камилләштерү буенча тәҗрибә тупладылар.
Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы тарафыннан укытучылар арасында ел дәвамында спорт ярышлары үткәрелеп һәм алар турында газетабыз битләрендә яктыртылып килде. Күптән түгел шуларның тагын берсе — җиңел атлетика буенча узышлар булды.
Район Мәдәният йортында ветераннарның “Балкыш” республикакүләм фестиваленең зона ярышларында җиңүчеләрнең концерты булды. Сәхнәдә генә түгел, залда утырган тамашачының да күбесе өлкән буын иде. Алар ярый килгәнмен әле, концерт әйбәт булды, дип таралышты. Үземдә дә шул ук фикер.
“Арча” спорткомплексында район тарихында беренче тапкыр билбау көрәше буенча Татарстан Чемпионаты узды. Анда 200дән артык иң көчле көрәшче катнашты. Бу ярышларның көрәшчеләр өчен шундый бер өстенлеге дә бар иде – һәр авырлык категориясендә җиңүче Россия Чемпионатында катнашу мөмкинлегенә ия булды.
17 майда сәгать 12дә “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин Арча шәһәре, Банк урамы, 6в йорт (социаль яклау бүлеге, 11 бүлмә) адресы буенча гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 3–18–08, 3–28–80.
17 майда сәгать 10да “Казан арты” тарих-этнография музеенда язучы, журналист Радик Фәизовның тууына 85 яшь тулу уңаеннан искә алу кичәсе була. Иҗат сөючеләрне көтеп калабыз.
16 майда почтаның үзәк бинасында “Әбүнәчеләр көне” уздырыла. Анда “Арча хәбәрләре”, “Шәһри Казан”, “Сөембикә” газета-журналлары редакцияләре вәкилләре үз бүләкләре белән катнашачак. Шулай ук кайбер басмаларга ташламалы бәядән язылырга мөмкин булачак. Рәхим итегез!
Бүген, 13 майда, Арча хәрби комиссариатыннан армиягә беренче чакырылыш үткәрелә. Арча районыннан 13 егет армиягә китә. Язгы чакырылышта барысы 93 егет армия сафына алыначак.