ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2014 ел
җомга
24 июльдә Ташкичү авыл җирлегендә җирлек башлыклары белән семинар үткәрелде. Анда ягу сезонына әзерләнү һәм алда торган бурычлар турында сөйләшү булды
Август аенда Арча шәһәрендә һәм авылларда халык җыеннары үтәчәк
3 августта Балтач районының Бөрбаш авылында мөселман балалар Сабантуе була. 11 сәгатьтә башлана. Бәйрәмдә төрле уеннар, көрәш оештырыла
Узган атнада берничә көн әнием янында торып килдем. Кайтсам, ни күрим, урамыбызга асфальт җәйгәннәр.
2014 — Мәдәният елы буларак истә калачак, быел шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең олы юбилее билгеләп үтелә. 1934 елның 25–29 июль көннәрендә Татарстан язучыларының беренче корылтае эшли. 80 ел эчендә Татарстан Язучылар берлеге илдә барган вакыйгаларның үзәгендә кайный. Бу еллар эчендә язучыларның дүрт буыны алышынган: утызынчы– кырыгынчы, илленче–алтмышынчы, җитмешенче–сиксәненче еллар һәм бүгенге заман язучылары. 80 ел эчендә Язучылар берлегенең илебез, халкыбыз тормышында үз урыны, җәмгыять үсешенә керткән үз өлеше бар.
Хатын–кызның өйдәге мәшәкатьләрен санап бетерерлек түгел. Гаилә ишле булса да, ялгызы яшәсә дә—иртәдән кичкә кадәр аяк өстендә ул. Стелла Зәкиевна да берөзлексез өстәл тирәсендә чуала. Аның бушаганын көткән арада гаилә альбомнарына күз салам, читтән генә хуҗабикәне дә күзәтәм.
Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре июль ае башыннан юлларда өч рейд үткәрде.
20 июльдә Халыкара шахмат көне уңаеннан Укучылар сараенда районның күренекле шахматчысы Хәйдәр Сафин истәлегенә ирләр һәм хатын–кызлар арасында шахмат бәйгесе үткәрелде.
Быелның июль аенда ике яшьлек Ясминә Мөхәммәтҗановага көтелмәгән һәм рәхимсез диагноз куйдылар — яман шеш авыруы (нейробластома забрюшинного пространства).

23
июль, 2014 ел
чәршәмбе
18 июльдә муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, Арчаның 2нче урта мәктәбеннән чыккач (бу турыда соңрак), янәшәдәге күп фатирлы йорт янында тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International