ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2023 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар! 2023 елның 1 май көне районыбыз өчен кайгылы, халкыбыз күңелендә мәңге онытылмаслык авыр вакыйга белән истә калды. Махсус хәрби операция барышында һәлак булган райондашыбыз Сәләхиев Алмаз Зиннур улын соңгы юлга озату көне.


2
май, 2023 ел
сишәмбе

"Roboarск" авыл мәктәпләре балаларын техник иҗатка җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Проект 2022 елда Татнефтьнең «Энергия добра» хәйрия фонды грантына ия булды. Грант ярдәме хисабына LEGO база һәм ресурс җыелмалары комплектлары сатып алынды. 2022 елның сентябреннән 2023 елның апреленә кадәр Арча районының Наласа, Сикертән, Сеҗе, Кәче мәктәкпләре базаларында 60 укучыга 30 мастер-класс оештырылды.


27
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

26
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Казанда арчалар ярминкәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов карады.

Казанда “Агропарк”та язгы ярминкәләр гөрли.

Республика районнары чиратлап, Казан ярминкәләрендә катнаша. Бу юлы, узган шимбәдә, Арча районы, Кукмара, Мамадыш районнары Казан “Агропаркы”нда сату иттеләр.

Апайкина-Гарь авылында 15 апрельдә сәгать төнге 11нче яртыларда янгын чыга.

Резедә белән Марсель Заһидуллиннар йорты яна. Мунчадан электрдан чыккан дигән фараз бар. Бик авыр хәлләр. Ярый әле үзләре исән-сау. Марсель үзе автобуста эшли. Резедә лаеклы ялда. Үзләренең балаларын үстереп олы тормышка чыгарды инде алар. Тәрбиягә ике бала алдылар. Аның да кыз баласын үстереп кияүгә бирделәр. 9 сыйныфта укый торганы үзләре янында. Хөрмәтле райондашлар, авыр хәлдә калган гаиләгә мөмкинлектән чыгып ярдәм итик. Изге Ураза аенда савап булыр.

 

Район мәшгульлек үзәгендә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе булды.

Шунда ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты да эшләде. Кызыксынучылар булды. Мобиль пунктта Арча һәм Әтнә районнары буенча армиягә чакырылучылар бүлеге җитәкчесе Елена Минемуллина ир-егетләргә  контракт шартларын аңлатты. “Контракт белән хәрби хезмәткә алыну әле ул кайнар ноктага эләгү дигән сүз түгел, – диде ул. – Сез армиянең төрле частенда хезмәт итәргә мөмкинсез”. 

Районда язгы кыр  эшләре тулы көченә бара. Быел илкүләм  сукачылар ярышы да бездә узачак.Р

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов 14 апрельдә Арча районында булды. Ул хуҗалыкларда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

Районның мәшгульлек үзәгендә эшкә урнаштыру, эш тәкъдим итү буенча ярминкә булды.

Ул – Бөтенроссия күләмендә бара торган (шул исәптән Татарстанда да) ярминкә. Менә кайсы оешмалар эш тәкъдим итте: Яңа Чүриле интернат-йорты, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, “АрскПласт”, “Техно-Арск”, “Агрохимия”, “Винербергер Коркачык”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре, Форпост һ.б. Барысы 15 оешма вәкилләре 58 эш урыны тәкъдим итте. Ярминкәгә 93 кеше килде. Шуларның 38е – Арча агросәнәгать һөнәр көллияте филиалы һәм гуманитар техникумның чыгарылыш студентлары.

Чыгарылыш сыйныф укучылары Казан федераль университеты укытучылары һәм студентлары белән очрашты.

Арча педагогия көллиятендә “Мәдәниятләр калейдоскобында фән һәм без” дигән мәдәни-мәгариф проекты үтте. Анда Казан федераль университеты укытучылары һәм студентлары, чыгарылыш сыйныф укучылары, чит телләр укытучылары, республиканың 10 районыннан килгән психологик-педагогик сыйныфта укучылар катнашты.

Зилә ханым ансамбльгә нигез сала, ярты гасырдан артык җитәкли, югары дәрәҗәгә күтәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International