ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2023 ел
шимбә

28 мартта “Тукай“ ширкәтендә язгы кыр эшләрендә катнашачак үзйөрешле машиналарга һәм арбаларга техник карау үткәрелде.

Борчылырга урын юк. “Тирес законы“ шәхси хуҗалыкларга кагылмый

Әңгәмәдәшебез – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин.

2023 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитария-экология икеайлыгы башлана. Үзең яшәгән тирә-юньне чисталыкта һәм тәртиптә тоту – һәркемнең бурычы.

Таныклык алдым да, кесәгә салдым түгел, аның җаваплылыгы, бурычлары бик җитди

Район Мәдәният йортының икенче катында “Балигь булмаганнарның җәмәгать тәрбиячесе“ дигән республика күләмендәге зона конкурсы үтте.

Кибетләрдәге бәяләр, даруханәләрдәге тәртипләр, кулланучылар хокукларын яклау, товарларның сыйфаты – очрашуда сүз шул хакта барды.

Арча үзәк китапха-нәсендә Пенсия фонды каршында оештырылган өлкәннәр өчен хокуклар мәктәбенең чираттагы дәресе булды.

Анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина катнашты.

Яңа Кенәрдә ветеран командалары арасында волейбол турниры узды

“Әлдермештән Әлмәндәр”не карамаган татар сирәктер. Төп геройның тормыш фәлсәфәсе барыбызга үрнәк. Һәр авылның үз “Әлмәндәр“е була торгандыр ул. Ә менә узган якшәмбедә аларның күбесе Яңа Кенәргә җыелды.


6
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Мөндеш авылының “Кояшкай” балалар бакчасында экология темасына багышланган “Су – яшәү чыганагы” исеме астында ачык дәрес узды. Дәреснең төп максаты: балаларга суныӊ кеше тормышында әһәмиятле роль уйнавын күрсәтү, суга сакчыл караш тәрбияләү, балаларныӊ игътибарын суныӊ гади, таныш нәрсә булуына карамастан, аныӊ серле, тылсымлы булуына юнәлдерү, суныӊ табигатьтә төрле рәвештә очравына ышандыру.

Денис Владиславович район хакимиятендә ачык дискуссия форматында Арча яшьләре белән очрашты, аннары Укучылар сараенда булды, анда "Картинг-яшьләр сайлавы", "Мин Арча баласы", "Спорт туризмы-яшьләр сайлавы", "Спорт ориентирлашуы - яшьләр сайлавы", "Ял-ЮЛ", "Яшь  гаиләнең ял көне туристлык походы", " Арча СПОРТал" телепрограммасы", "АДЫМ" яшьләр кластеры, "САФТА" интерактив яшьләр тиры , "Яратып, Арчадан", "Мультиtime" проектларын тормышка ашыру барышы белән танышты.

 

Талпан вирусы энцефалиты көчле инфекцион вируслы авыру, башлыча үзәк нерв системасын зарарлый. Авыруның тулысынча савыгудан алып инвалидлыкка һәм үлемгә китерергә мөмкин.

Ничек йога?

Кешегә авыруны китереп чыгаручы (арбовирус) вирус йоктырган талпан тешләгәндә беренче минутларда йога

Сорауларны «ТРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Биектау филиалына (Арча бүлекчәсе) 3-18-30 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Яз көне барлык тереклек кышкы йокыдан уяна. Агачлар яшел яфракларын ачарга өлгерми, талпан тешләүләр башлана. Быел иртә җылыну талпаннарның иртә активлашуына ярдәм итте. Кичә талпан  тешләгән беренче кешенең медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүе теркәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International