ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2023 ел
сишәмбе

31 нче мартта Арча үзәк китапханәсендә фатирник форматында шигырь кичәсе узды.

"Каурый каләм" әдәби-иҗат берләшмәсе әхелләре һәм Арчаның яшь, өметле шигырь язучылары сүз тәмен белүче шигърият сөючеләргә шигырьләрен тәкъдим итте.

Арча район балалар китапханәсендә Арчаның 1нче урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары Халыкара урман көненә багышланган «Урман-табигый байлык» дигән бик файдалы һәм кирәкле экологик чарада кунакта булдылар. Чөнки урманнар бәяләп бетергесез экологик, социаль һәм икътисади әһәмияткә ия.


3
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

1 апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Иске Кырлай авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә Халыкара кошлар көненә багышланган «Кошкайлар, дускайлар» дип аталган экологик сәгать уздырылды.

Кабул итү урыны: Татарстан Республикасы, Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт, 107нче кабинет.
Кабул итүгә язылу өчен телефон: (843) 264-16-16.

 

«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2023 елның 20 апрелендә 10 нан 13 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы халкына Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт адресы буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды. Икеайлыкның төп максаты-торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту, кар эреп беткәннән соң территорияләрне тиешле экологик һәм санитар-эпидемиологик хәлгә китерү.

1 апрель көнне "Кошлар көне" билгеләп үтелә . Шул уңайдан Симетбаш аыл клубында балалар өчен "Кошлар безнең дусларыбыз " дип исемләнгән чара уздырылды.

Экология айлыгы кысаларында 2023 елның 31 мартында Лесхоз урта мәктәбе базасында мәгариф учреждениелары җитәкчеләре һәм директор урынбасарлары өчен “Мәктәп урманчылыгы” - белем һәм тәрбия бирүнең нигезе” дип аталган район семинары үткәрелде.


31
март, 2023 ел
җомга

"Татарстан республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман" проекты катнашучысы, Россиядә “Педагог һәм остаз” елы уңаеннан, 53 ел педагогик стажы булган – педагогик хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, озак еллар Арча педагогия көллиятендә музыка укытучысы булып эшләгән, 56 ел  “Ләйсән” халык вокаль ансамблен җитәкләгән Шәйхетдинова Зилә Зәки кызы белән Арча үзәк китапханәсендә җылы, матур, хатирәләргә бай очрашу узды.

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Романова Р.Ә.  VI нчы республикакүләм фәнни – гамәли конференция кысаларында оештырылган укытучыларның  фәнни – методик семинарында катнашып, уңышлы чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International