ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

“Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык” көне уңаеннан район башлыгы Илшат Нуриев һәм аның хатыны Гөлнур ханым районның үрнәк гаиләләрен кабул итте.

Бу уңайдан бик матур кичә үткәрелде. Анда егермегә якын гаилә чакырылган иде.

Яңа Кырлайдан Зәкия һәм Мансур Шакировлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Бу уңайдан Арчаның ЗАГС бүлегендә тантаналы чара узды.

 

Узган җомгада “Казансу” паркында “Кичке уен” дип исемләнгән ачык җәйге күңел ачу кичәсе булды

Бу шундый форматта үткәрелгән беренче чара гына түгел. 1 июльдән башлап җомга саен оештырыла ул. Һәр авыл җирлеге үзешчәннәре катнаша, арчалар алдында чыгыш ясый. Һәм “Кичке уен”нар 26 августка кадәр дәвам итәчәк.

“Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен ул көнне гади генә түгел, ә “йолдызлар яңгыры” яуды.

14 июнь көнне балалар белән очрашырга Казаннан бер төркем артистлар килде. Алар куйган концерт ике сәгать ярым барды.

Без, Арча, Әтнә, Биектау, Саба, Теләче районнары укытучылары, Мәскәүгә сәяхәткә бардык. Аны мәгариф профсоюзының Арча территория оешмасы  оештырды. Тур Мәскәүне автобустан карап үтү белән башланды.

“Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле Азнакайда булып кайтты. Алар “Чатыр-тауда җыен” фольклор фестивалендә катнашты һәм чыгыш ясады.

 

Мирҗәм авылында тау астында, елга буенда, табигатьнең бик матур урынында балалар җыены гөрләп узды.

Нәкъ Корбан гаете көненә туры килде ул. Авыл халкы өчен икеләтә бәйрәм булды.

2022 елның 1 июленнән Татарстан Республикасында коммуналь хезмәтләргә тарифлар планлы рәвештә үзгәртелде.

Күпчелек муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр өчен коммуналь хезмәтләр өчен түләү үсеше 6,2  проценттан артмаячак.

Татарстанда 2022 елның 6 аенда 57 кеше суга батып үлде, шуларның 7се – балалар.

Сезнең куркынычсызлык сезнең кулларда! Һәркемнең тормышы бер генә һәм ул бәһәсез!

Россия Федерациясе Конституциясенең 33нче маддәсе нигезендә, Россия гражданнары дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына шәхси рәвештә мөрәҗәгать итәргә, шулай ук аерым һәм күмәк мөрәҗәгать җибәрергә хокуклы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International