ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Яңа Кенәрдән Тәлгать Әхмәтов чын волейболчылар әзерләгән педагог.

Кеше китә, җыры кала дигәндәй, яхшы тренерны онытмыйлар, эшен дәвам итәләр. Арча мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы да (җитәкчесе Вакыйф Харисов) Тәлгать Әхмәтов истәлегенә балалар бакчаларында эшләүчеләр арасында волейбол ярышлары оештырды. 10 команда катнашты. Җирәбә салу нигезендә ике төркем оешты. Һәр төркемдә 1,2нче урыннарны алган командалар үзара очрашты.

Васильевода таэквон-до буенча ярышлар булды. Казан, Алабуга, Осиново, Биектау, Яшел Үзән, Зәй, Васильево, Йошкар-Ола һәм Арчадан – барысы 210 спортчы катнашты.

Арчадан ярышка 19 спортчы барды һәм, лаеклы чыгыш ясап, 16 медаль (6 алтын, 5 көмеш, 5 бронза) алып кайттылар. Тренерлар Газинур һәм Руслан Борһановлар.

Беренче урынны менә кемнәр алды: Эмиль Сәмиев – катлаулы көрәштә дүрт көндәшен җиңде, финалда Алабугадан килгән көчле көндәшен җиңүгә  иреште, Адел Мөхәмәтгарипов, Эмиль Абдуллин, Раяз Гайфуллин, Раилә Хәйруллина, Зәлия Дәүләтшина.

Эшмәкәр Нурия Гыймадиева җәмәгать туклану системасында, сәүдә өлкәсендә элек һәм бүген эшләгән хезмәттәшләрен җыеп, Коръән ашы – Ифтар үткәрде

Румия Саттарова

90лап кеше җыелды. Арча станциясендә яшәүче абыстай Әлфия апа Рәхимова догалар укыды, акыллы вәгазьләр сөйләде. Аллаһы Тәгаләне зурлап тоткан уразалар кабул булсын.

“Аллаһ ризалыгы өчен укыган догаларның әҗер саваплары бакыйлыкка күчкән әти-әниемә, якыннарыма барып ирешсен өчен, изге ниятләр белән җәмәгать туклану системасында, сәүдә өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан, бүгенге көндә эшләүче хезмәткәрләргә хөрмәт йөзеннән үткәрдем Ифтар ашын. Ил-көннәребез тыныч, үзебез исән-сау булыйк!” – дип сөйләде Нурия ханым.

– Әти сугышка киткәндә әни өч кечкенә бала белән калган, – дип сөйләде Үрнәктә туып-үскән Алия Степанова. – И-и, авыр вакытлар... Агач кискәндә әнигә пычкы башын тотарга кеше юк. Без өшегән бәрәңге, кычыткан, башка төрле үләннәр ашап үстек. Педучилищены тәмамлаганнан соң, Арча районының урыс авылы Яңа Ключище җидееллык мәктәбенә укытырга җибәрделәр. Рус теле һәм әдәбиятыннан укыттым. Беренче дәрескә кергәннәрем хәтердә. Ничектер балалар гәүдәле, эре кебек. Ә мин гәүдәгә җиңел генә, җыйнак кына бер кыз. Шунда уңайсызланганнарым.

Лесхоз мәктәбендә, ай-яй, матур очрашу булды! Ветеран укытучылар Равия Емельянова белән Алия Степановага 85 яшь тулу уңаеннан үзләрен мәктәпкә кунакка чакырдылар

Румия Надршина

Арчадан без район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина һәм Россия пенсионерлар берлегенең райондагы бүлеге рәисе Руфия Баһаветдинова белән бардык. Мәктәп укучылары кунакларны матур итеп каршы алдылар.

Мәгъсүм белән Мариянең утлы сугыш елларында чыныккан мәхәббәтләре гомер буе дәвам итә

Гөлсинә Зәкиева

Балтач районының Көшкәтбаш авылы егете Мәгъсум Галимҗанов һәм Саратов өлкәсенең Шумейка авылы кызы Мария Алексеева илле биш елдан артык тигез гомер итә.

Алар язмышы белән кызыксыну безне Лесхозда яшәүче кызлары Рәйсә белән очраштырды. Килүебезнең сәбәбен ишеткәч, ул башта югалып калды, аннан истәлекләрне барлый башлады. Вакыты-вакыты белән күзләре яшьләнде, тавышы дулкынланудан калтырап куйды, аның һәр сүзе әти-әнисенә карата олы ихтирам белән сугарылган иде.

Соңгы ун елда районда көнлек сөт җитештерү 100 тоннага артты

Ильяс Фәттахов

Әлеге уңышка өлеш керткән һәркемгә  ихлас күңелдән рәхмәт! – диде Илшат Габделфәртович. – Бүгенге көндә район буенча бер сыердан уртача көнлек савым 25 килограммнан артып китте. “Ак барс“ агрокомплексы“, “Кырлай“, “Игенче“, “Яңарыш“, “Северный, “Кишет“ хуҗалыклары терлекчеләренең уртак уңышка керткән өлешләре аеруча зур.

2024 елда район хуҗалыклары 86,2 мең тонна сөт җитеш-терделәр, 2023 елга  караганда үсеш – 15 процент. Республикада иң зур күрсәткеч бу. Бер сыердан уртача 8731 килограмм сөт савылды, 2023 елдагыдан 626 килограммга күбрәк.

Игенчеләр өчен иң җаваплы чор җитте

Авыл хуҗалыгы

Ильяс Фәттахов

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Инсаф Шәрәфиев җитәкчелегендәге комиссия район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген кабул итте.

Аңа кадәр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хуҗалык-ларның эш планнарын кабул итү булган иде.

Арча шәһәрендә яшәүче, районның мөхтәрәм хатын-кызы Рая апа Фәтхуллина бу сүзләрне еш кабатлый

Ильяс Фәттахов

Шушы арада редакциядә булганда да әтисенә  багышланган шигырьләрен сөйләде, аларның һәр сүзе күңел түрендә саклана, аларда сагыну, юксыну...

– Минем әтием Гарифуллин Ахунҗан Гарифулла улы 1906 елда Ашытбаш авылында туган, – дип сөйләп китте ул. – 1941 елның 9 августында алар безнең авылдан 6 кеше чыгып киткән. Мин шул елның 4 октябрендә туганмын. Әти киткәндә Зөфәр абыема – 5, Ягъфәр абыйга 3 яшь булган. Әти бригадир булып эшләгән. Әнием Хөснәгә аңа карап ниндидер өстенлек бирелмәгән. Киресенчә, әнә эшкә башта Хөснә чыксын, аннан соң без чыгарбыз, дия торган булганнар. Әни тырыш кеше булган, Шекәдә мәдрәсә тәмамлаган, авылның абыстае иде.

Миңа 4 яшь тирәсе булгандыр, әнинең ниндидер кәгазь тотып елап торганын хәтерлим. Әтинең хәбәрсез югалуы турындагы хәбәр булгандыр инде ул.

Түбән Мәтәскәнең яңа ачылган спорт залында “Казанка“ хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров призына балалар һәм яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе узды

Спорт

Исрафил Насыйбуллин

Бәйгене ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты.

– Көрәш буенча соңгы елларда безнең район алдынгы урыннарда. Бу, иң беренче чиратта, сезнең, тренерларыгыз һәм әти-әниләрегезнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Киләчәктә дә сезгә уңышлар телим, – диде ул.

ТР көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров күркәм спорт залын булдыруда башлап йөргән һәм шушы бәйгене оештырган “Казанка“ хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабировка федерациянең Рәхмәт хатын тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International