ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2025 ел
җомга

3 апрельдә дүртенче чакырылыш Арча район Советының 48нче чираттан тыш утырышы булды

Ильяс Фәттахов

Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Сүз, тормышының бер мизгелендә батырлыкка, димәк үлемсезлеккә атлаган Кәрим Исхаков турында

Сүз башында ук әйтеп куйыйм әле, сугыш, батырлык, ватанны саклау турындагы бөтен язмаларым диярлек дустым, отставкадагы полковник Рөстәм Гомәров тәкъдиме, ярдәме белән дөнья күрә.

“Әни безгә һәрвкыт үрнәк булды“, – ди ул

Ильяс Фәттахов

Балачак

“Курса МТСы“ ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов белән күптән танышлар без. Шулай булса да, бер очрашу бер гомер дигәндәй, юбилее уңаеннан тормыш  юлларын барлап сөйләшеп утырдык.

– Минем әти Гыймадетдин Арча МТСында бригадир булып эшләгән, – дип, ерактан башлады ул сүзен. – Аңа төрле колхозлар буенча күчеп йөрергә туры килгән. Без җиде бала, мин алтынчысы, энем Рафис белән мин Яңасала авылында туганмын. Калганнарыбыз төрле авылларда туган. Әти Зур Бирәзәнеке, әнием Асия – Шәләңгер авылыннан.

“Яңарыш“ ширкәтендә

Россия пенсионерлар берлегенең райондагы бүлеге рәисе Руфия Баһаветдинова күңелле хәбәр җиткерде.

Саба районында шахмат буенча “Буыннар элемтәсе” турниры булды, – дип сөйләде ул. – Россия пенсионерлар берлеге программасы буенча өченче ел үткәрелә инде ул. Ярышта күрше-тирә район шахматчы гаиләләре катнаша. Безнең районнан ярышка Фәттаховлар гаиләсе барды. Бабайлары Габделнәфыйк  Фәттахов, аның улы Назыйр Фәттахов һәм Назыйрның кызы Наилә Фәттахова.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатр-наркологы Резедә Хаева күптән түгел турыдан-туры эфирда чыгыш ясады

Наркомания темасына файдалы сөйләшү булды ул. Хөрмәтле газета укучылар, белгеч чыгышын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Ватаныбыз бер. Аны яклау һәр ир-атның бурычы. Ватан сагында тору балаларыбыз киләчәге өчен кирәк

Әңгәмә

Гөлсинә Зәкиева

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатның контракт буенча инструкторы сержант Алексей Степанов белән без контракт төзеп ил сагына китү, аның шартлары турында сөйләштек.

– Алексей Юрьевич, кемнәр һәм ничә яшьтән контракт буенча килешү төзи ала?

Түбән Пошалым авылында яшәүче Фәргать абый Рәхимҗанов “Дуслык” ордены, “Фидакарь хезмәт”, “Ленинның 100 еллыгы” медальләре иясе

Гөлсинә Зәкиева

Ул лаеклы ялга чыкканчы бригадир булып эшли. Лаеклы ялда да бу эшеннән туктамый. Кызганыч, авырып китүе генә аяк чала.

Гөлнур Миннебаева

25 мартта Арча район мәдәният йортына районыбызның мәдәни учакларында, китапханәләрендә эшләүче хезмәткәрләр җыелды.

Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов, район мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасы рәисе Наилә Дәүләтшина сәламләде.

Мәдәниятне үстерүдә керткән хезмәте өчен Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Алена Ганиевага ТР Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе тапшырылды.

Район мәдәниятен үстерүдә керткән өлешләре өчен Арча районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр: Мөхәммәт Мәһдиев музее мөдире Халидә Габидуллина, Арча район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International