ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Арча районында яшәүче 31 яшьлек Разил Миңһаҗев автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

“Агач эше бүген тамакны туйдырмый, ул кешегә күңел өчен кирәк. Өйрәнгәннәрен тормышта кулланалар икән, ул да бик яхшы”.

Газета ул яңалыкларны, үз фикереңне башкаларга да әйтү, җиткерү өчен менә дигән трибуна. Ә бу трибунадан үткән елда районыбыз хәбәрчеләре еш чыгыш ясады. Кемнәр алар?

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 473-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12792 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.


20
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Узган шимбәдә хуҗалыклар җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә терлекчелек тармагында 2020 елда башкарылган эшләргә йомгак ясадылар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе  Ренат Гатиятов алга куелган бурычларның күп өлеше үтәлүен билгеләп үтте. Сөт җитештерү буенча – 8, ит җитештерү буенча 7 процентка якын үсешкә ирешелде. Бер сыердан сөт саву, уртача тәүлеклек артым күрсәткечләре дә начар түгел. Әмма мөмкинлекләр тулысынча файдаланылды, дип әйтеп булмый әле. Терлекләрнең баш саны кимүгә юл куелды.

Яңа ел алдыннан газетабыз сайтында һәм ВКонтакте социаль челтәрендә 2 бәйге игълан иткән идек

Сайтта барган тавыш бирүдә районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тәкъдим иткән иң яхшы спортчылар һәм спорт командалары катнашты. Тавыш бирү юлы белән башкарылган бәйге ике атна дәвамында барды. Һәр кеше үзе лаеклы дип тапкан спортчыны һәм команданы сайлады.

Шулай итеп, узган елның иң яхшы спортчысы дип тхэквондо буенча күп җиңүләргә лаек, Россиянең спорт остасы исемен алучы Алмаз Закиров, ә иң яхшы спорт командасы дип “Пантерочки” баскетбол кызлар командасы танылды.

Лин атакай Кондаков Хач ману бәйрәме белән котлый. Арчаның Вахитов урамындагы чишмәне 18 гыйнварда аруландыруы турында хәбәр итте ул. 

Суны изгеләндергән вакытта догалар укыла. Вахитов урамындагы чишмәне изгеләндерү турында ватсап төркеменә дә яздылар. Ә без язманы “Арча хәбәрләре” газетасы сайтына урнаштырдык. Халык алдан белеп торсын дип.

Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Заһидә Мингали кызы Гайфуллина вафат булды.

“Әле дә аңга килә алмыйбыз. Бирешә торган кеше түгел иде бит,  – дип өзгәләнә хезмәттәшләре”. 

Заһидә Гайфуллина 1994 елда Арча балалар сәнгать мәктәбенә баян классы буенча укытучы булып килә. Беренче көннән үк коллектив аның чын профессионал булуын, куйган максатына омтылып, намусы кушканча эшләвен, таләпчәнлеген күреп ала. Катнаш халык инструментлары ансамбле оештыра, 1998 елдан халык инструментлары оркестрын үз кулына ала. Сәнгать мәктәбе профсоюз оешмасы җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкара, халык инструментлары бүлекчәсен җитәкли.

Арчадан бер ханым хәйриячелек белән шөгыльләнүче Руслан Әһлиевка: “Минем 13 мең сум акчам бар, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итәсем килә”, – дип шалтырата

Тик бер шарт белән: бүләкне үзе ала һәм тапшырганда үзе дә шунда була. 60 яшьләр тирәсендәге әлеге ханым исемен әйтергә теләмәде, фотога да төшмәде.

– Ярдәмне яшертен күрсәтергә кирәк, минемчә. Мин булышам, дип бөтен дөньяга кычкырасы юк. Иң мөһиме, Аллаһы Тәгалә күңелем изгелектә икәнне күрсен, ярдәмемне кабул итсен, – диде ул.


18
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Мондый кышка сүз тидереп булмый инде. Кары да, суыгы да, бураны да бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International