Коронавирус бөтен өлкәләрдә дә эзен калдырды, эш режимына үзгәрешләр кертте. Социаль хезмәткәрләр аеруча зур хезмәт үрнәкләре күрсәттеләр
Авыру башланган көннән алып бүгенгәчә алар икеләтә көч кулланып эшли. Социаль хезмәткәрләр көн дә авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга комплекслы ярдәм күрсәтәләр, аларга социаль, көнкүреш, медицинага кагылышлы һәм башка проблемаларын чишүдә ярдәм итәләр. 2020 елда социаль хезмәткәрләр әйтеп бетергесез зур хезмәт башкардылар. Тулырак мәгълүмат алу өчен без халыкны соиаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөлфия Илсур кызы Ситдыйковага мөрәҗәгать иттек.
Иске Чүриле мәктәбеннән Гәүһәр Сәйфуллинадан: “Ничә яшьтән шахмат уйныйсыз?” – дип сорадым. “6 яшьтән, – дип җавап бирде ул. – Әни өйрәтте”. Ә әнисе каян өйрәнгән?
Бу турыда Гәүһәр ханым болай дип сөйләде: “Әнинең әти-әнисен балалар белән кулак гаиләсе дип Донбасска сөрәләр. Бабайның астындагы киезенә кадәр тартып алалар. Шуннан озак тормый бабай үлә. Менә шул Донбасста әнинең әти-әнисе эшкә киткәндә балаларны комендантка калдыра торган булалар. Комендант әнине шахмат уйнарга өйрәтә. Шахмат уйнарга бик яратам. Минем өчен ул тормыш. Баланы шахмат уйнарга кызыксындыра белергә генә кирәк. Бөтен бала утыра. Ә шахмат уйный белгән бала тормышта да алдан уйлап эш итүчән була. Ул инде шикле төркемнәргә кушылмый, кемнәргәдер ияреп эчүчелеккә дә бирелми, тәмәке дә тартмый. Аның үз фикере, тормыш итү тәртибе була. Баланы кечкенәдән шахмат уйнарга өйрәтергә кирәк”. Гәүһәр Сәйфуллина Иске Чүриле мәктәбендә балаларны шахмат уйнарга өйрәтә. Ә бу юлы алар үзләре ярышты.
Район мәгариф профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) башлангыч профсоюз оешмалары әгъзалары арасында шахмат, шашка ярышлары оештырды. Башта уеннар зона ярышларында үтте. Гыйнварда иң осталар Ашытбаш мәктәбенә җыелды. “2021 елны Бөтенроссия профсоюз оешмасы “Спорт. Сәламәтлек. Озын гомер” елы дип игълан итте, – диде Вакыйф Харисов. – Без бу юнәлештә актив эшлибез. Бүген үзегез күрәсез, шахматны һәм шашканы оста уйнаучылар финалда уйный. Әмма ярышларда катнашмаучы берничә коллектив та бар. Югыйсә, бу ярышлар Спартакиада кысаларында район мәгариф идарәсе җитәкчесе боерыгы нигезендә үтә”.
2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
2021 елның 2 февралендә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.
Яратам мин ап-ак төсне. Бөтен дөнья ап-ак төсле... (Р.Миңнуллин).
Вакцина ясату белән бәйле сорауларыбызга белгеч җавап бирде
Узган ел бик күп кешенең гомерен алып киткән заман чире коронавирус белән үзәкләрне өзеп күңелгә кереп калса, быел аңа каршы вакцина кадату “проблема”сы килеп туды. Нигә проблема, яхшы бит инде, диярсез. Анысы шулай, шик юк. Тик социаль челтәрләрдә Арчадан бер укытучыны коронавируска каршы прививка ясатканнан соң үлгән, дигән сүзләр таралды һәм бу хәбәр кешеләрне борчуга салды.
Редакциягә Яңа Кенәрдән Илфат Салихҗанов шалтыратты. “Рәхмәт, юлны чистартып торалар. Тик менә кар өелә-өелә безнең койма тагын кәкрәеп килде...”, – диде ул
Арчадан ике пар – Любовь һәм Валерий Мурысиннар, Рузия һәм Илсур Гариповлар алтын туйларын билгеләп үтте.
Бүгенге Мөрәле төз, матур авыл. Асфальт юл килә, урамнарына вак таш түшәлгән, мәчете, кибете, мәктәбе, клубы бар
Урта Аты авылыннан Фаил Ахунов кул белән кирпечтән бизәкләр ясап, сәнгать әсәренә тиң мич комплекслары эшли
17 гыйнварда Боз сараенда Арча мөхтәсибәте призына “Тукай якташлары” хоккей турниры узды