ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Бу хакта 27 гыйнварда хакимияттә узган коронавируска каршы район оперштабында билгеле булды.

Район судында гражданнарның законсыз юл белән машина йөртүче таныклыклары алу фактлары  буенча кузгатылган, яңгыраш тапкан җинаять эшен карау башланды.

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Әлеге вакыйга кысаларында “Викимедиа РУ” оешмасы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе теләктәшлеге (комиссия рәисе М.Г.Әхмәтов) белән “Минем Татарстан” бәйгесен игълан итте.


29
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышын әзерләү кысаларында «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппараты белән берлектә быелгы елның 02 февралендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны кайнар ризык белән тукландыруны оештыру турында» мәсьәләсе буенча «Хатын-кызга игътибар» кайнар телефон линиясе үткәрә.

Кайнар линия үткәрү мәйданчыгы: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппараты (Казан шәһәре, К.Маркс ур., 61).

Кайнар линия телефоннары: 236-00-71, 89393453750.

Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгыту максатыннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2020 елның 05 октябрендәге ПУ-653-2021 номерлы Указы белән 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Дәүләт милли сәясәтенең мөһим юнәлешләреннән берсе - телләрнең күптөрлелеген саклау, туган телләрне өйрәнү өчен шартлар тудыру, шул исәптән интернет-технологияләр ярдәмендә дә.


28
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Сезне Бөтенроссия  уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар конкурсында катнашачак иҗтимагый территория өчен тавыш бирергә чакырабыз.

Тавыш бирү Арча муниципаль районының рәсми сайтында (https://arsk.tatarstan.ru/golosovanie-po-viboru-obshchestvenoy-territoritorii.htm) һәм ТР дәүләт хезмәтләре порталында (https://open.tatarstan.ru/polls) уза һәм 2021 елның 15 февраленә кадәр дәвам итә.

2021 елның 9 - 19 февралендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узачак. Дәресләрне үткәрүдә институт профессорлары, доцентлары, «Татарстан Республикасы аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Россельхознадзорның Республикасы буенча Идарәсе хезмәткәрләре катнаша.


27
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Ширкәт белән фермер арасындагы бәхәстә ноктаны суд куячак

25 гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров киңәйтелгән агрономик киңәшмә үткәрде. Ул үзенең чыгышында 2020 елның республика авыл хуҗалыгы өчен уңышлы булуын билгеләп үтте. “Бу безнең гомуми эшебез нәтиҗәсе, мин бергәләп эшләвебез өчен барыгызга да рәхмәт әйтергә телим. Әмма безнең файдаланылмаган мөмкинлекләребез бик күп әле”, – диде ул.

Районда “2021 ел – Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы”н Мәдәният йортында “Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле” дигән бәйрәм белән башлап җибәрделәр

Күңелләрне кузгатты ул, кем белән сөйләшсәм дә: “Искиткеч, хәтта күзләргә яшьләр килде, тальян моңы астында ана телемне биргән әти-әниемне, туган нигеземне искә төшереп утырдым...” – дигән сүзләрне ишеттем.

Шәһәрдә түбәләрне кардан һәм боздан чистарту ничек оештырылган? “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе Илдус Әһлиев белән элемтәгә кердек. “Кар күп яву сәбәпле, узган атна башыннан түбәләрне кардан чистартырга ике автовышка чыкты. Иртә белән яктыруга чыгып китәләр, кич караңгы төшкәнче эшлиләр. Әле алай да өлгереп бетеп булмый”, – дип җавап бирде Илдус Котдус улы. 

Кайларда эшләгәннәрен сорашканнан соң, эшнең ничек алып барылуын күрер өчен, әйтелгән адрес буенча юл тоттык. Чынлап та, Комсомол урамында урнашкан күпкатлы бер йорт түбәсендә башларына кас-ка кигән егетләр эшли иде. Ике машина тора, машина янында берәр кеше йорт тирәсенә килүчеләрне кисәтеп торалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International