ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 23 декабрендә Арча шәһәрендә "Арча батырларын данлый"алдынгылар слеты узды.


20
декабрь, 2019 ел
җомга

Элек 7–8 бозауга җиткәндә сыерның иң яхшы чагы, дип әйтәләр иде. Авыл кешесе сыерын 12–13 бозауга кадәр бетерми иде. Билгеле, шәхси хуҗалыкта кысыр, сөтсез сыер асрамыйлар.

7 операция кичергән кеше ул. Ашказанына операция ясаткач, ашый да, йоклый да алмаган. Беркөнне сыерлары кайтмаган боларның. Хәнифә апа эзләргә чыккан. Җәяүләп озак йөргән. Ул көнне йокы да тәмле булган, ачыккан да. Менә шул вакыт аңлаган ул җәяү йөрүнең файдасын. Һәм янәшәдәге стадионда җәяү йөри башлаган. Тау асты урамында яши. Хәрәкәтнең файдасын күргән. 95кә җиткән!

Мәсәлимә апа кызы Алия белән гомер итә. Улы Әдһәм, гаиләсе белән Яр Чаллыда яшәсә дә, әнисе белән апасының хәлен белеп, ике арада еш йөри. Өлкән улы гына дөньяда юк, ананы ачы кайгыга салып, мәңгелеккә китеп барган...

Иске Кенәрдә, үзе сыман нурлы йортта улы Тәлгать, килене Алсу белән яшиләр икән. Оныкларның инде үз тормышы, алар күптән әти- әни, әби канаты астыннан чыгып киткән. Ире Бильгус абый белән 4 бала үстергән Үлмәскамал апа. Янында ире күптән булмаса да, өч  баласы, 8 оныгы, 8 оныкчыгы өчен кадерле әби, күпне күргән киңәшче, зиһен иясе булып гомер кичерә ул. Төп йорт булгач туганнар күпләп, еш җыелыша. Биредә йорт ишеге һәркем өчен ачык, һәркем кадерле кунак.  Тик күңел түрендә мәңгелеккә укмашкан бер төер бар – 43 яшьлек Тәбрисен югалткач барлыкка килгән ул һәм анага һич тынгылык бирми. “Их, менә бүген монда ул да булса иде...” , — дип өзгәләнде аның күңеле бәйрәменә җыелган балалары янында улын да күз алдына китереп.

Бәйрәм алды көннәрендә тирә-юнебездәге әкият-шәһәрнең гадәти йөзе якты гирлянда утлары һәм витриналар балкышына күмелгән, ә территорияләр һәм йортлар бәйрәмчә бизәлгән көннән башлана. Яңа ел алдыннан муниципаль берәмлек территориясендә “Иң яхшы яңа ел бизәлеше” конкурсы уздырыла.

– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2004 елның 17 декабреннән Татарстанда аерым категориядәге кешеләргә акчалата түләүләр тәртибе турында карар (№542) чыкты, – дип сөйләде Лилия Тәбрисовна.

– Әйе, илкүләм проект ул һәркем өчен. Шулай ук безнең үзәккә дә кагыла. “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында демография проекты буенча 2019 елда 156 мең сум акча бүленеп бирелгән иде. Пенсия алды яшендәге сигез кеше шуның нигезендә укып, өстәмә һөнәр үзләштерде. 2020 елда бу проект кысаларында 400 мең акча бирелде һәм безнең 20 кешегә өстәмә белем бирү мөмкинлегебез бар.

Үлем үкенечсез булмый, диләр. Яратып һәм аңа хөрмәт йөзеннән юллама алып биреп, Фәридә гаиләсе белән бергә Мәдинә апасын да сәяхәткә алып китәр идеме? Бер гаебе һәм гөнаһысы булмаса да, яшь ханым үзен бүген шуның өчен битәрли. Ә бит ул анда үзе дә зыян күргән.

Алар полиция хезмәткәрләренең уң кулына әйләнә бара. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да аеруча зур чаралар вакытында ирек-ле халык дружиначылары полиция хезмәткәрләре белән бергә тынычлыгыбыз сагына баса.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International