ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Конкурс таләбе буенча, Арча сәнгать мәктәбендә укучыларны кертмичә, авыл һәм шәһәр мәктәпләрендәге җыр-моңга сәләтле балаларны ачу, аларга хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итүгә корылган конкурста 30га якын бала арасыннан өч остаз 9ын сайлап алды һәм бер ай дәвамында аларны профессиональ рәвештә өйрәтеп, сәхнәгә алып чыкты.

Алар өчен тагын бер яңалык бар. Арча үзәк китапханәсе район ветераннар оешмасы белән берлектә 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен “Картлык – шатлык” дигән клуб ача. Алар бәйгедә катнашып, Россия Федерациясе Президенты грантын (419 мең сум) оттылар.

Айгөл белән Рүзәл Казанда яшиләр. Айгөл Казан автотранспорт техникумында укыта, ә Рүзәл агропаркта махсус техникада эшли. Рүзәл Арча районының Гөберчәк авылыннан, Айгөл Яшел Үзән районыннан. Казанда бер-берсен табышканнар.

Көрәшне алай кызыксынып күзәткән юк иде. Яратып бетермим, дип әйтү дөрес булмас, әмма ул кадәр исем китеп күзәтмим. Әмма бу юлы үзем дә сизмәстән балалар көрәшкән урыннан тиз генә китә алмадым. Шундый кызык тоелды. Кайберләренә хәтта чыгып ярдәм итеп җибәрәсем дә килде. Берсе бик нык көрәшеп тә җиңелеп, күз яшьләренә буылып чишенү бүлмәсенә киткәч, йөрәгем әллә нишләп китте. Көрәш шундый әйбер инде, берәү күтәреп ала, икенчесе китереп сала. Бу юлы да көндәше көчлерәк булып чыкты.

Илгизне бар да бик яраткан булган икән. Ярышта катнашырга да бик күп кеше килде. Җанатарлар арасында хатыны Суфия ханым, кызы Зилә, Илгизнең бертуган, туганнан туган абыйлары, энеләре, кияүләре, аның белән бергә эшләгән авыл җирлекләре башлыклары бар иде.


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

8нче гыйнвар көнне Арча укучылар сараенда “Нур” телестудиясенә йөрүче укучылар өчен квест-уен узды. Әлеге чара түгәрәккә йөрүчеләрнең иҗади һәм оештыру сәләтләрен үстерү, журналистикада туплаган белемнәрен тикшерү өчен оештырыла.


27
декабрь, 2019 ел
җомга

Ә сораулар төрле өлкәгә кагылышлы иде. Дөресрәге, укучылар сорау гына биреп калмады, тәкъдимнәрен дә җиткерделәр, фикерләрен дә белдерделәр. Район башлыгы һәрберсен игътибар белән тыңлады, тулы җавабын бирде.

Әлеге саннар район фермерлары белән уздырылган семинар-киңәшмәдә әйтелде. Файдалы, эшлекле очрашу булды бу. Төрле хезмәтләр вәкилләре чыгышларында әйтелгән фикерләр дә киләчәктә бик ярап куяр. “Ростехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов фермерларда, шәхси эшмәкәрләрдә булган трактор, комбайннарны исәпкә кую, техник караулар үткәрү буенча тиешле тәртип юк әле, дип әйтте.  Ә җаваплылык бар кешегә дә бертөсле бит. Төзек булмаган техникага утыртып кемнедер эшкә чыгару бик  күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Видеоконференциядән соң район башлыгы урынбасары, илкүләм проектларны тормышка ашыруга күзәтчелек итүче районның эшче төркем җитәкчесе Гөлнара Гарипова белән районда илкүләм проектларның 2019 елда ничек тормышка ашырылуы турында сөйләштек.


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

– Без мондый бәйрәмнәрне гадәттә Яңа елдан соң уздыра идек, – диде район башлыгы Илшат Нуриев үзенең тәбрикләү сүзендә. – Быел менә ел ахырында җыелу дөрес булыр дип уйлаштык, чөнки горурланырлык эшләребез бар. Бүген бу залда уңышларыбызга лаеклы өлеш керткән иң алдынгы кешеләребез утыра. Сезнең барыгызга да, бүген биредә булмаган башка хезмәтчәннәребезгә дә зур рәхмәт!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International