ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

Соңгы елларда дөньяда эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсе артуга бара. Моңа инде берничә ел рәттән WorldSkills чемпионаты узуның да йогынтысы зур. Быел җәй чемпионатны Казан кабул итәчәк.

“Хәзерге заманда балаларга эш юк, без үскәндә эштән бушамый идек”. Өлкәннәрдән бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Хәзер замана бик рәхәт шул, балалар, авылныкы я шәһәрнекеме, физик эш аз эләгә үзләренә. Шуңа, республикада балаларны бакча яшеннән үк һөнәргә өйрәтеп үстерергә кирәк дигән максат алга куелган. Әлеге уңайдан, быел районда тәүге тапкыр мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында төрле һөнәрләрне үстерүгә юнәлдерелгән Ваby Skills чемпионаты узды.

“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проектында Россия Федерациясе  субъектларының дәүләт программаларына беренче чиратта кертеләчәк территорияләрне ачыклау максатларында җәмәгать фикер алышулары үткәрү каралган.

2019 елның 19 мартыннан 2019 елның 15 апреленә кадәр Татарстан Республикасында 2020 елда өстенлекле җәмәгать урыннарын сайлап алу буенча рейтинглы тавыш бирү үткәрелә. Арча районыннан түбәндәге объектлар кертелгән: “Арча шәһәренең Зур урамын үзгәртеп коруның 3нче чираты”, “Яңа Кенәр авылында Җиһангирлар тематик паркын төзү”, “Яңа Кырлай авылында Ия елгасының яр буйларын төзекләндерү”.


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

Арча районының ГХАТ бүлегендә ЗАГС хезмәткәрләре “Мәхәббәт утында янган йөрәкләр” исеме астында туй көннәрен билгеләп үтүче юбилярларны котлау бәйрәме узды.   Бәйрәмгә Шакировлар: Дамир-Зәбидә, Гайфуллиннар: Хафиз-Тәслимә, Идрисовлар: Габделхәй-Тәнзилә, Камаловлар: Нияз-Заира туганнары, дуслары, балалары, оныклары белән килгән иде.


22
март, 2019 ел
җомга

Халык иҗаты өлкәсендә сәләтле балаларны ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү, балаларның шәхси уңышларын үстерү, аларны этномәдәни мирас кыйммәтләренә җәлеп итү максатыннан Арча муниципаль районында «Без бергә " Республика балалар сәнгать фестиваленең муниципаль этабы узды.

Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар берлеге белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздыра.

Табигать үзенекен итә, март кояшлы көннәре белән дә куандыра, ләйсән яңгырлар да явып үтте. Язның беренче хәбәрчеләре – кара каргалар да туган якларына ай башында ук кайтып җитте. Агач-куакларда чыпчыклар чыркылдаша, песнәк эшләкигә әйләнде, карабүрекләр дә тыйнак кына сайрап җибәрә. Шушы көннәрдә сыерчыклар, тургайларны да күрербез.

Урта Курса авыл җирлеге сәркатибе Әлфия Шакирова, волонтер, инглиз теле укытучысы Рәзинә Таһирова белән Корайван авылында яшәүче пенсионер Мөршидә апа Вафинага санлы эфир телевидениесе тоташтырырга бардык.

7 март көнне Арча Мәдәният йорты гөр килеп торды. Биредә районда узган “Гаҗәеп әби” бәйгесенең гала концерты узды. Әлеге дәрәҗәле исемгә Арча станциясендә яшүче Рая Фәтхуллина лаек булды.

Равил абыйны шәхсән үзем белә башлаганнан бирле ул тимер арасында яңа идеяләрен тормышка ашыруда. Кирәк-ярак ачкычлары тулы сумкасын күтәреп гел каяндыр кайткан чагына да еш тап булырга туры килә иде. Соңрак, җәяү бару озаккарак китә дипме, күрше-тирә авылларга тракторында да барып кайта.

“Хәзер яшьләр 1-2 балага да түзә алмый, без өй тулы баланы ничек карадык икән соң?!” – дип аптырый кайбер апа-әбиләр. Арчада күп балалы әниләр белән очрашуга баргач, мин бу ханымнарга сокланып утырдым... Баланы йөрәк астында 9 ай буе күтәреп, сабыйны җир йөзенә тудыру мең газап булса, аларны тәрбияләү, кеше итү аннан да газаплырак. Бу гомер иткән аналар фикере...


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International