2016 елдан башлап Арча шәһәрендә үзара салым акчасын җыя башладылар. Белгәнебезчә, әлеге акчаларны хөкүмәт һәр сумына дүрт сум өстәп арттырып кайтара. Һәм шул акчаларга районда күп эшләр башкарылганы мәгълүм.
Район күләмендә уздырылган “Яңа ел тылсымы” конкурсында уңышлы катнашып, 1 дәрәҗә диплом һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр:
“Жилкомбытсервис” ширкәте (җитәкчесе Альберт Хәкимов), “Энергосервис” ширкәте (җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев), “Водоканал Сервис” ширкәте (Тәлгать Миндубаев), “Идарәче компания” ширкәте (Илдус Әһлиев), “Арча” спорт комплексы (Рәдис Йосыпов), Арчаның 6нчы мәктәбе (Дилүс Мос- тафин), Арчаның 11нче балалар бакчасы (Айгөл Зөбәерова), Курса-Почмак мәктәбе (Нурзилә Сабирҗанова), Иске Кырлай балалар бакчасы (Айсинә Гыйләҗетдинова).
Терлекчелеккә багышланган семинар-киңәшмәләр чиратлап һәр хуҗалыкта диярлек үткәрелә.
2018 елдагы иң соңгы киңәшмә декабрь ахырында Р.М.Закирҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында үтте.
Арча педагогика көллиятендә “Без бит авыл яшьләре” форумы үтте. Анда авылда, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче актив яшьләр чакырылган иде. Башта яшьләр төркемнәргә бүленеп, тренинглар һәм осталык дәресләрендә катнаштылар, яшьләргә генә хас булган кызыклы алымнар белән бер-берсе белән таныштылар. Шундый мөмкинлекне мин дә кулдан ычкындырмаска тырыштым. Вакытлары тыгыз булса да, бер-ике егет белән әңгәмә корып алдым.
8 гыйнварда Арча педагогика көллиятендә авиакатастрофада һәлак булган шахматчы кыз Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат ярышлары булды.
Укучылар арасында “Арча хәбәрләре” газетасы кубогына шахмат ярышлары быел Курса-Почмак урта мәктәбендә үтте.
6 гыйнварда Арча үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә истәлекле көн булды. 2019 елның беренче бәбиен әнисе, әтисе белән өенә озаттылар. Без дә бу истәлекле мизгелләрнең шаһиты булдык.
Яңа Кенәрдә яшәүче Сәгыйдәбану апа Хәбибуллина 2 гыйнварда 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге, чәчәк бәйләме тапшырды.
Кәче мәктәбе үзен күрсәтте! Гомер буе башлангыч сыйныфларны укыткан Рида апа Миннебаеваның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мәктәпкә (директоры Нияз Муллаәхмәтов) кунакка чакыргач, юбиляр аптырап-каушап кала, ниндирәк очрашу буласын күз алдына китерә алмый. Дулкынлана. Соңыннан коллективка рәхмәт әйтеп бетерә алмады...
3-6 гыйнварда Шәмәрдәндә яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча ярышлар булды. Арча районының 2005-2006 елгылардан торган “Торнадо” командасы – беренче, 2003-2004 елгыларныкы (икесенең дә тренерлары Р.Насыйбуллин) икенче урынны яулады.