Рәшидә апаның гомуми хезмәт стажы ярты гасырга тула. Шуның 42 елы терлекчелектә бил бөгеп узган.
2001 елның маенда Арча районы хакимияте башлыгы булып эшли башлаган Алмас Назиров үзе белән бик күп идеяләр, яңалыклар алып килде. Ул әдәбиятны, сәнгатьне бик ярата, үзе дә матур җырлый, рус, татар шагыйрьләренең шигырьләрен яттан белә. 2003 елның мартында үткән җитәкчеләр концерты бүген дә онытылмый. Анда бит әле халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров та катнашкан иде! Монысы үзе бер тарих.
Татарстан халкы белән милли үсеш стратегиясен төзү буенча фикер алышу башланды. Халык белән беренче әңгәмә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы вакытында узды. Утырышта 11 район вәкиле катнашты.
Татарстан Республикасының атказанган ветеринария хезмәткәре Мөхәммәт Шәрәфиев районда иң тәҗрибәле белгечләрнең берсе. Бу хезмәтен ул 1973 елдан бирле башкара. Үрнәк авыл җирлегенә кергән 16 авыл аның карамагында. Аңа тәүлекнең теләсә кайсы вакытында мөрәҗәгать итәләр. Ул акыллы киңәшләре, бай тәҗрибәсе белән һәрвакыт ярдәмгә әзер. Киңәшмәләрдә аның чыгышларын тыңлап шаккатасың – үз һөнәренең профессоры инде менә. Әмма ул, алардан аермалы буларак, гади, һәркем аңларлык итеп сөйли.
Соңгы вакытта тормышта шәхси сыйфатлар гына өстенлек алган чорда Марсель Шәрәпов иҗатында гражданлык пафосы, патриотлык та сизелә.
Яше илледән артса да, иҗаты белән шактый яшь каләм тибрәтүчебезнең киң колачлы, җитез, өлгер, төпле гаилә башлыгы, җырчы һәм баянчы булуы турында да әйтеп китәргә кирәктер, мөгаен.
Әңгәмәдәш – Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин.
– Рөстәм Роальдович, 2018 ел балаларның исән-иминлеге буенча нинди ел булды?
– Бик кызганыч, 2018 елда Татарстан Респуб- ликасында янгыннарда 5 бала һәлак булды. 26 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Безнең Арча районында янгыннарда балалар белән бәйле фаҗигаләр булмады.
2019 елның 15,17 гыйнвар көннәрендә “Ел тәрбиячесе-2019” республика бәйгесенең район этабы сайлап алу туры узды. Арча районы балалар бакчаларының 8 тәрбиячесе лаеклы чыгыш ясап балаларга чын бәйрәм бүләк иттеләр.
Узган җәйдә “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов белән Курса-Почмак урамыннан барабыз. Берзаман болын ягыннан ат көтүе кайтып керде. Юлның ике ягыннан урам тутырып кайта болар, машинадан төшеп шактый вакыт әлеге гаҗәеп манзарадан аерыла алмый карап тордым. Без бит үзебезне белә башлаганнан ат көтүе көтеп үскән малайлар. Менә шунда балачакның шул матур мизгелләре чагылып үткәндәй булды.
Урта Сәрдәнең чибәр, уңган кызы Язиләнең авылның булдыклы егете Хафиз белән гаилә корып җибәрүенә авылдашлар аптырамый, шулай булырга тиеш кебек кабул итә.
13 гыйнвар кичендә Арчаның Үзәк чыршысы янында искечә Яңа елны билгеләп үттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов барча халыкны бәйрәм белән котлады.