ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

2016 елдан башлап Арчада да үзара салым акчасын җыя башладылар. Алдагы елларда ул акчага нинди эшләр башкарылды, быел ниләр планлаштырыла – бу хакта газета битләрендә яктыртылды.


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 3 июнендә Татарстанга цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү туры киләчәк, аның кысаларында аналог эфир телетапшыруы тоташтырылачак.

 


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

20 гыйнварда " Арча» спорт комплексында 2008-2010 елларда туган кызлар арасында баскетбол буенча ярышлар булды.

19 нчы январь көнне Яңа Кенәр мәктәбендә 2003-2004 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Арча районы җитәкчесе призына корэш буенча ярышлар булып узды. Көрәшчеләр 9 үлчәү категориясенә бүленеп ярыштылар.


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 гыйнварыннан «хезмәткә түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында " 2018 елның 25 декабрендәге 481-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 11 280 сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Президентының 1997 елның 14 февралендәге ПУ-88 номерлы Указы (Татарстан Республикасы Президентының 2007 елның 3 октябрендәге ПУ-522 номерлы Указы редакциясендә) нигезендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы  . М. Җәлил исемендәге республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул итә башлады.

Район эчке эшләр бүлегенең 2018 елга хисап җыелышы булды. Җыелышта район прокуроры Фәнис Шәйхәттаров, район Советы аппараты җитәкчесе Радик Галимуллин, районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Ислам Әхмәдуллин катнашты.

– Улың өчен рәхмәт, кешелекле ярдәмчел, олы җанлы итеп үстергәнсез, – диде Ләлә апага Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Резеда Батталова.

Ана өчен газизләре турында мондый сүзләр ишетүдән дә зуррак әйбер бар микән?

Иске Ашытта яшәүче Мәскүрә Мәхмүтова бик яшьли тол калган. Механизатор булып эшләгән ире Мөдәрис 1978 елда иртәнге якта кинәт йөрәк чиреннән  үлеп китә. Балаларның (өчәү) кечкенәсе Тәбрискә 12 яшь кенә була. Олысы Рәискә – 23, кызы Мансурага 21 яшь. Әти кирәк вакытлар…

12 гыйнварда Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов Иске Кырлай авылында яшәүче Сәлимә Мукаеваны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International