Мөмкинлекләре чикләнгәннәр бездә соңгы елларда гына дөньяга чыга башлады. Алар өчен җәмәгать урыннарында шартлар да соңгы вакытта гына күренә.
10 декабрьдә Арча Мәдәният йортында инвалидлар декадасын ябу чарасы узды. Бу очракта, ачу-ябу дигәннәре туры да килеп бетмидер, әйтерсең, мөмкинлеге чикләнгәннәргә шушы көннәрдә генә игътибар күрсәтелә. Һич алай түгел. Районыбызда мөмкинлеге чикләнгәннәрне һәр яктан да сәламәт кешеләргә үрнәк итеп куеп була. Алар сәнгать, иҗат тормышында кайнап яши, район данын күтәреп, республика, хәтта Россия күләмендәге бәйгеләрдә катнашалар.
Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайнуллинның аянычлы үлеме бик күпләрне тетрәндерде. Мин бу хәбәрне ишетүгә, ышанып бетәргә теләмичә, Утар Аты авылында яшәүче ветеран хәбәрчебез Илсум абый Садыйковка шалтыраттым.
Иртәдән телефоныма хәбәр килде. Берәрсе туган көнем белән котлыйдыр инде. Котлап кына калмаганнар, 350 сум акча да салганнар. Вәйт, рәхмәт төшкерләре! Аня дип тә куйган әле.
3-10 декабрьдә районда “Күренеп тора торган бул!” дигән акция үткәрелде.
7-9 декабрьдә “Арча” спорт комплексында мини-футбол буенча республика беренчелегенең финал ярышлары булды.
Башкортстан Республикасы Октябрьский шәһәрендә бокс буенча "А" классының Русия спорт мастеры Тимур Габдуллин истәлегенә багышланган XV Ботенрусия ярышлары үтте.
7-9 декабрьдә " Арча» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында 2003-2004 елларда туган яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча 2018 елгы Татарстан Республикасы беренчелегенең финал ярышлары узды.
7-9 декабрьдә Казан шәһәренең " Бокс һәм өстәл теннисы Үзәгендә «Алтын очкын» тхэквондо буенча традицион XI Бөтенроссия турниры узды
2018 нче елның 5 нче декабрендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – М.Мәһдиевкә багышланган IV районара М.Мәһдиев укулары булып узды. Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе җитәкчесе укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда М.Мәһдиев укуларының зур этәргеч булуын билгеләп үтте.