Районда кулга көчле хатын-кызларны, ир-егетләрне “Арча” спорт комплексында үткән республика күләмендәге ярышларда күрергә насыйп булды.
– Узган ел минем 90 яшьлегемне билгеләп үткән идек, быел Хәнифкә 90 яшь тулды. Бу көнне балаларыбыз, оныкларыбыз белән бергә, тигезлектә билгеләп үтү үзе сөендерә. Менә без һәр бәйрәмне шулай зур табын артында үткәрәбез, – дип каршы алды безне Каймә апа, янында бөтерелеп йөргән балалары, киленнәре, оныкларына күрсәтеп. – Өч улыбыз да бик игелекле булдылар. Киленнәрем дә бик яхшы. Оныкларым искиткеч.
Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хаты нигезендә 2018 елның 1 мартыннан барлык эш бирүчеләр дә (финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып бармаучылар да) Пенсия фондына үзләренең оештыручылары һәм җитәкчеләре турында хисап тапшырырга тиешләр.
Арчада “Балкыш” фестивалендә катнашкан ветераннарның йомгаклау концерты узды. Март аенда әлеге фестивальнең зона бәйгесе район Мәдәният йортында гөрләгән иде. Аңа безнең районнан 7 чыгыш тәкъдим ителде. Ул чыгышларның кайсысы гала-концертка узып, кемнәргә Казан сәхнәләрендә чыгыш ясау бәхете елмаер, әлегә билгесез.
Нәҗибә Авзалова Актаныш районыннан. Аеш авылында гомер иткән, авыр сугыш елларын кичергән, барлык сугыш чоры балалары кебек колхозда эшләгән, өлкәннәр белән беррәттән урман кисәргә йөргән. Ә сугыштан соң үзе кебек үк колхозчы егеткә кияүгә чыккан. Бер–бер артлы ике уллары – тормыш бизәкләре дөньяга аваз салган, үсеп җитеп гаилә дә корган, өлкәннәрне сөендереп оныклар да туган.
Беркөн “Ватаным Татарстан” газетасында “Безнең мирас” – безнеке!” дигән язмага (14 март, 2018 ел, Гүзәл Исмәгыйлева) игътибар иттек. Биредә “Безнең мирас” журналының өченче санына күзәтү ясалган.
Бөтендөнья “ Волга-юнпресс” фестиваленнән “Нур “ балалар телестудиясе зур җиңүләр белән кайтты.
Арча Укучылар сараенда Шәүкәт Галиевның тууына 90, Фәнис Яруллинның тууына 80 елга багышланган “Туган тел – иң татлы тел” исеме астында шигырь укучылар район бәйгесе үтте.
2003 елдан башлап ямьле яз айларының берсендә Казанда зурлап Арча якташлары очрашуы оештырылып килә. Ул елдан–ел камилләшә, ямьләнә бара. Быел очрашу 6 апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арчалар кыздыра” дигән исем астында узды.
Үткән җомга иртән редакциягә ике хәбәр килеп иреште: берәү сөенеп шалтырата, икенчесе борчылып яза.