ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Безне шау-гөр килгән спортзал каршы алды. “Ильяс, Ильяс!”, “Райнур, Райнур!” – әнә шулай көч биреп торды иптәшләре. Юк, бу “Күңелле стартлар” уены түгел, бу татарча көрәш иде!

16 февраль көнне Арча Укучылар сараенда ветераннар арасында шашка һәм шахмат уеннары буенча шәхси һәм команда беренчелегенә VIII республика ярышларының зона турниры уздырылды. Анда Биектау, Әтнә, Балтач һәм Арча районнары командалары катнашты.

Узган ел “Арча хәбәрләре” газетасының 17 февраль санында басылган шул исемдәге язманың дәвамы булырга тиеш иде. Мин аны Арча хастаханәсенең хирургия бүлегендә дәваланып чыкканнан соң язган идем.

Әгәр хәзер модага кергән букмекер конторасы Арчада эшләсә, “Тайд–Фойл” командасын хоккей буенча район чемпионы булыр дип фаразлаучылар узган шимбәдә шактый акча эшләр иде, мөгаен. Чөнки быелгы район башлыгы кубогын әлеге команда яулар, дип уйлаучылар күп булмагандыр.


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе

21 февраль көнне район мәдәният йортында Арча район Советының чираттагы отчет утырышы үтәчәк.

2018 елның 18 февралендә Казанда “Адмирал йолдызы 2018” иҗади проекты кысаларында балалар ,яшьләр һәм өлкәннәрнең иҗади коллективлары һәм “Vivat-Kazan” башкаручыларының халык-ара фестивале булып узды.


19
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

17 февральдә Яр Чаллыда «Җиде нота» VIII Ачык Республикакүләм балалар башкару бәйгесе узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары да актив катнашты.


16
февраль, 2018 ел
җомга

Узган ел ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлеге һәм район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Шурабаш һәм Гөберчәк авылларындагы шәхси кибетләрдә күпләп легаль булмаган спиртлы эчемлек сатылуын фаш иткән.

Урта Бирәзә авылындагы клуб төзелешен күреп хәйран калдык. Әле ел башында гына эшкә тотынганнар иде, шул арада түбәләп тә куйганнар.

Котырган буранның ахыры Кәче авылында хәерле тәмамланмады. 6 февраль иртәсендә үз өендә чыккан янгында 88 яшьлек Фатыйх Вәгыйзов янып үлде. Бу вакыйга барыбызны да тетрәндерде. Кәче авылына юл тоттык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International