ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

5 нче апрель көнне Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында РСФСР ның  атказанган укытучысы, СССР ның мәгариф отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов  исемендәге беренче районкүләм, 5 нче мәктәпкүләм  укучыларның фәнни- гамәли конференциясе үткәрелде.

Арча районы профсоюз оешмасының эш тәҗрибәсен өйрәнү максатынннан, 4 апрельдә Гомумроссия мәгариф профсоюзының лидерлары Арчага кунакка килде.

5 апрельдә Арча шәһәренең 5 нче номерлы гимназиясендэ  Республикакүләм хәрби-спорт уены  "Аҗаган"ның зона этабы узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 – 2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасы нигезендә гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алуга конкурс игълан итә.


5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Казанбаш авылында яшәүче Рәйсә Гасыймованы район башлыгы урынбасары Любовь Осина 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Арча станциясендәге “Көньяк” территориясе җәмәгатьчелек үзәге җитәкчесе Эльвира Сергеева белән Арча станциясе, Айван, Төбәк—Чокырча авылларын карап чыктык. Арчада территорияләр буенча бүленгән үзәкләрнең җитәкчеләре урамнардагы, капка төпләрендәге чисталыкка, тәртипкә дә игътибар итә.

Һәр һөнәр мактаулы, шул ук вакытта һәр хезмәтнең үз авырлыгы, мәшәкатьләре бар. Мәсәлән, хат ташучы. Кайберәүләр газета–журналларын тарата да, өенә кайтып китә, нәрсәсе бар аның, ди. Ярый ла юллары асфальт булып, машинада гына элдерсәң. Кар–буранда да, җәйге челләдә дә, язгы пычракларда да җәяүләп ничәмә–ничә урамны урарга туры килә бит аларга.

Курса сабантуенда яшь көрәшчеләр арасындагы батырга аерым тәкә бирәләр.

31 мартта Арча район Советының икътисадый үсеш, авыл хуҗалыгы һәм әйләнә–тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча даими комиссиясе утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.

Арчада мәдәни өлкә хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International