2нче январь көнне Арча станциясендәге күпфункцияле мәдәни-спорт үзәгендә мәктәп укучылары арасында шашка буенча шәхси һәм команда беренчелегенә район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып, 4 төркемгә бүленеп үткәрелде: 1-2 нче сыйныфлар, 3-4 нче сыйныфлар, 5-7 нче сыйныфлар һәм 8-11 нче сыйныф укучылары арасында. Ярышның җиңүчеләре “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән медаль һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
3 нче январь көнне «Арча” спорткомплексында Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында 2001-2002 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында волейбол ярышлары узды. Ярышларда барлыгы 12 команда көч сынашты. Ярышны тантаналы ачуда Арча районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гарифҗанов Рамил Илгиз улы, Арча районының волейбол федерациясе җитәкчесе Муллагалиев Рафаэль Әдһәм улы да катнашты. Җиңүче командалар “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән медаль һәм грамоталар белән, ә командалар диплом һәм кубок белән бүләкләнделәр.
Яна ел бэйрэмнэре унаеннан, Арча Укучылар Сараенын "Кояшкай" курчак театры коллективы балаларны "Йомры икмэкнен Яна ел мажаралары исемле" яна чыгышы белэн куандырды. Алар элеге экият белэн Арча шэхэре балалар бакчаларында чыгыш ясадылар.
3 гыйнвар көнне Арча Үзәк стадионында балалар өчен кышкы уеннар узды. Уеннарны Арчанын 2 һәм 5 номерлы балалар бакчалары тәрбиячеләре оештырдылар. Балалар үзләренең яраткан әкият геройлары белән очраштылар. Шүрәле, Кәҗә белән Сарык, Батырлар, Тычкан, Кыш абабай һәм Кар кызы нәни дуслары өчен кызыклы уеннар әзерләгәннәр. Балалар һәм әти-әниләр тамашадан бик канәгать калдылар.
Укучыларның кышкы каникуллары башланды. Каникуллар файдалы һәм нәтиҗәле үтсенгә мәктәпләрдә төрле чаралар үткәрелә. Сәламәтлек – зур байлык икәнен истә тотып, районыбыз мәктәпләрендә “Барыбыз да тимераякларга!” акциясе старт алды.
27 декабрьдә “Арча” спорт комплексы бинасындагы “Бәхетле балачак” кафесында муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев районның сәләтле балалары белән очрашты. Бу юлы район башлыгы белән бер чәй өстәле артында сөйләшү бәхетенә төрле мәктәпләрдән 15 укучы иреште.
Арча муниципаль район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы белән әңгәмә
“Ватан” хуҗалыгында һәр елны бары тик уңай нәтиҗәләр белән генә тәмамлау традициягә кергән. 2016 ел да искәрмә түгел. Җитәкчесе Мансур Әхмәтов бу уңышны намуслы хезмәт үрнәкләре күрсәтеп эшләгән авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы нәтиҗәсе дип саный. Һәр тармакның башкаларны әйдәп баручы, мактауга лаек үз уңганнары, үз алдынгылары бар.
“Җомга көн кич белән” иҗат концерты узган атнада Яңасала авыл җирлегендә, Каенсар авыл клубында булды.
30 декабрьдә 9.30 сәгатьтә 3нче мәктәптә “Яңадан әкияткә!” коллектив иҗади эш.
30 декабрьдә сәгать 10да 7нче мәктәптә “Барыгыз да бозга” спорт бәйрәме.
30 декабрьдә 19 сәгатьтә “Яңа елда – яңа бәхетләр” Яңа ел тамашасы.
30 декабрьдә сәгать 10да район балалар китапханәсендә “Яңа ел алды укуы” китап күргәзмәсе.
30 декабрьдә 13 сәгатьтә күпфункцияле үзәктә “Яңа елның күңелле маҗаралары” бәйрәм программасы.
30 декабрьдә сәгать 9да Укучылар сараенда укучылар арасында шахмат буенча район беренчелеге.