Арчада мини-футбол буенча ярышлар узды. ТАССР Халык Комиссарлары Советы каршында оешкан физик культура һәм спорт эшләре буенча комитетның оешуына 80 ел тулуга багышланган турнирда Арча агросәнәгать көллияте филиалы (элеккеге 120нче училище) студентлары көч сынашты.
Казанда “Алтын лира” II Бөтенхалык фестиваль-конкурсы узды.
Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә “Тормыш парлыларны ярата” дигән искиткеч матур, җылы, күңелгә ниндидер бер рәхәтлек бөрки, җанга сихәт өсти торган бәйрәм – әдәби–музыка кичәсе – озак еллар тигез, тату гомер иткән парлар белән очрашу булды. Аны “Җидегән чишмә” Арча халык театры үзешчән артисткасы Резеда Гарифуллина алып барды.
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спортчы кызлары арасында баскетбол буенча ТР Чемпионаты узды. Быел спорт мәктәпләренең төрле яшьтәге төркемнәре өчен беренчелеккә ярышлар сентябрьдән ноябрьгә кадәр дәвам итте.
Ялган алкоголь продукциясе сату фактын ачыклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль бүлекчәсе белгеченең Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән уртак рейды нәтиҗәле булды.
Тәрәзә пыяласын ватып, Л. Төбәк–Чокырча авылының Тау асты урамындагы бер өйгә керә һәм аннан алюминий гардиннар, урын–җир кирәк–яраклары, өч шешә шампан шәрабы, махсус эш кием–салымы, азык–төлек (барлыгы 17012 сумга) алып чыга.
3 декабрь көнне көндезге сәгать 12 тирәсендә Кызыл Бистә урамындагы 30нчы йорт ишегалдында 36 яшьлек Д. берничә тапкыр Ш.ның битенә суга һәм аның ике кәрәзле телефонын урлый.
2016 нчы елның 13 нче декабрендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – М.Мәһдиевкә багышланган II районара М.Мәһдиев укулары булып узды. Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Дәүләтбаев З.М укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда Мәһдиев укуларының зур этәргеч булуын билгеләп үтте. Фәнни-гамәли конференциянең максаты:
Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗатын тирәнтен өйрәнү;
әдәби иҗатка сәләте булган укучыларны ачыклау;
укучыларда фәнни-эзләнү күнекмәләрен үстерү ;
матур әдәбият аша туган телгә, милләткә, туган җиребезгә карата хөрмәт тәрбияләү.
9 декабрь көнне инвалидлар ункөнлеге ябылу уңаеннан Арча район мәдәният йортынды “ Сәләтләр чиксез, тик мөмкинлекләр чикле” исемле концерт булып узды.
Иске Кырлай авыл җирлегенең «Жомга көн кич белән» иҗат концерты булды