Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлеләре чикләнгэн балаларны төрнэкләндерү
үзәгендә "Көзге изге эшләр атналыгы” акциясе кысаларында бәйрәм чарасы үткэрелде.Балалар янына кунакка Арчаның 2 нче номерлы урта мәктүбе укучылары килде. Музыка җитәкчеләре Мөхаммәтгалиева Алинә Фирдинатовна җитәкчелегендә алар бик матур концерт әзерләгәннәр.Үзәккә йөрүче балаларны төрле музыка кораллары белән таныштырдылар, күңелле биюләр күрсәттеләр, сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр, матур җырлар башкардылар.
Узган җомгада соңгы елларда шифалы суы белән танылган Хәтнә авылында район тарихында моңарчы күрелмәгән вакыйга булды. Аның гаҗәеп үзенчәлеге шунда — бер авылда бер көндә православие динендәгеләр һәм мөселманнар өчен гыйбадәт кылу урыннары ачылды.
Очрашу вакыты сәгать унга дип билгеләнгән иде. Иртәдән яңгыр коя, якшәмбе көн дә бит әле, күңелдә “Килерләрме икән?” дигән шик тә туып алды. Әмма сүз әфганчылар турында бара, яңгырда гына түгел, дошман пулясы астында йөргән кешеләр бит алар. Билгеләнгән вакытка бар да җыелып бетте. “Яңгыр сәгать унга туктый ул”, — дип шаярышып та алдык. Шулай булып чыкты да.
Әти–әниләрнең баласын йөзәргә өйрәтергә тырышуы табигый хәл. Бәхеткә, районда бассейн бар. Әмма язылып та, бассейнга секциягә эләгә алмаулары турында әти–әниләрдән ишетеп торабыз. Тренерлар киткән, дигән сүзләр дә йөри. Хәлне ачыклау максатыннан бассейнга юл тоттык.
“Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыятендә ирекле янгын сүндерүчеләр командалары арасында республика ярышы булды. Анда Норлат, Буа, Шәмәрдән, Бөгелмә, Арча, Чистай, Казан һәм Алабугадан — барлыгы сигез нефтебазадан командалар катнашты.
13 сентябрьгә район хуҗалыкларында 1927 гектардагы бәрәңгенең 795 гектары алынды.
Мәрхәмәтлек эшләүнең төрләре бихисап. “Мәрхәмәтле Татарстан”да изге эшләр эстафетасы туган төбәгебез Арчада ныклап юл алды. Волонтерлар һәм “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгә барып халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре үзләре тәрбияләгән өлкәннәргә яшьлек хәтирәләрен искә төшерергә ярдәм иттеләр.
Республикада шәхси хуҗалыкларда сыер асраучыларга сыер башына — 3, кәҗә асрау- чыларга бер кәҗәгә 1 мең сум акча бирелә.
9 сентябрьдә район балалар китапханәсе “Көзге яхшы эшләр атналыгы” акциясе кысаларында тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларны кунакка чакырды. Алар китапханә буенча кызыклы сәяхәттә катнашты һәм рус халык әкиятләре буенча — “Могҗизалы әкият дөньясы” дигән викторинада белемнәрен күрсәттеләр. Дөрес җаваплары өчен бүләккә китапчыклар алгач, балаларның күңелләре тагын да күтәрелде.
Пенсионерларга бер тапкыр бирү өчен каралган 5 мең сум акча 2017 елның гыйнвар ае пенсиясе белән бергә киләчәк. Бу сумманы эшләүче пенсионерлар да алачак.